21 декабрьдә Уфада полициянең дежур частенә Менделеев урамында «Русия почтасы» бүлеге януы турында хәбәр килә. Бәхеткә, һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрми. Гадәттән тыш хәл урынына килгән хокук сакчылары вакыйганың криминаль характерда булуын ачыклаган.
Җинаятьчене тапканнар һәм тоткарлаганнар. Ул 27 яшьлек уфалы булып чыккан, гаебен таныган. Аның сүзләренчә, узган августта аңа янәсе мобиль оператор вәкиле шалтыраткан һәм аның SIM-картадан файдалану килешүенең гамәлдә булу вакыты чыгуын һәм аны озайтырга кирәклеген хәбәр иткән. "Белгеч" ирне үзенә SMSтан кодларны әйтергә күндерә, ә аннары аның исеменә кредит рәсмиләштерә. Ир-ат раславынча, җинаятьчеләр аңардан ун миллион сумнан артык акча алдырган.
Берничә айдан соң ир-атка тагын билгесез кешеләр шалтырата, алар бу юлы үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштыра һәм урланган акчаларны кире кайтару сылтавы белән аны кирәкле предметлар һәм матдәләр сатып алырга, ә аннары үз өендә янучан катнашма ясарга күндерәләр. Ул аның белән почта бүлеген яндырырга тиеш була.
Ир-атка «Гомумкуркыныч ысул белән башкарылган чит милекне аңлы рәвештә юк итү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар, хәзерге вакытта ул кулга алынган.
Фото: башинформ