XII гасыр башында (якынча 1105-1185 елларда) мөселман Испаниясендә философ, математик, шагыйрь, табиб һәм дәүләт эшлеклесе Ибн Туфәйл (тулы исеме Әбү Бәкер ибн Габд әл-Малик ибн Мөхәммәт ибн Туфәйл әл-Кайси) яшәгән. Көнбатышта ул Әбүбәкер буларак билгеле булган. Ул хәлиф Әбү Якуп Йосыф әл-Мансур сараенда киңәшче һәм табиб вазыйфаларын башкарган. Ибн Туфәйл күпләргә “Хәй ибн Якзан” (“Уяу булучының улы Теренең тарихы”) дигән беренче гарәп философик романы буенча таныш, әсәр Оксфордның Бодлеан китапханәсендә саклана.
Романда принцесса Якзанның улы Хәйнең (аның дөньяга килүе сер булып кала) тормыш юлы тасвирлана. Ул 50 ел кешеләр белән бер дә күрешмичә кыргый җанварлар арасында утрауда яши. Бу чорны җидешәр елдан торган җиде этапка бүләләр. Һәр җиде еллык чорда ул үзенә-үзе остаз-мөгаллим була, шул рәвешле акылы белән галәмне, үзен һәм тирә-як дөньяны танып белә. Үзен имезеп үстергән болан үлгәннән соң, ул, балалыктан чыгып, егет булып өлгерә, аннары иргә әверелә. Җан ияләренең анатомиясе һәм физиологиясе, күк җисемнәренең йөреше белән кызыксына. Хәй Аллаһы Тәгалә һәм җан, тормышның мәгънәсе турында уйлана...
Шул вакыт утрауга төп герой яшендәге Асал дигән ир-егет килә, Хәй гомерендә беренче тапкыр тере кешене күрә. Асал бик тәкъ-ва – Аллаһ юлында ихласлык белән хезмәт итүче, дин кушканнарны гына үтәүче, Аллаһыдан куркучы, гөнаһ эшләрдән сакланучы, дингә һәм иманына зыян китерердәй эшләрдә катнашмый торган диндар була. Ул утрауга хакны тану өчен ялгызлык эзләп килгән икән. Асал Хәйгә үз туган җире, андагы җәмгыять һәм дин турында сөйли. Ялгыз яшәгән ир-егет аның хикәятен зур кызыксыну белән тыңлый. Утрау янына кораб килеп туктагач, алар Асалның туган җиренә юллана. Анда дин белән Асалның дусты Сәлмән идарә итә икән. Хәй халыкка үзе танып белгән хакны аңлатырга омтыла, ләкин аның вәгазьләренә игътибар бирмиләр. Кешелек дөньясындагы бозыклыкларны күреп, аларны төзәтә алмаганлыктан күңеле төшеп, Хәй кире утрауга кайта...
Белгечләр фикеренчә, Ибн Туфәйлнең “Хәй ибн Якзан” әсәре гарәп, фарсы һәм Европа әдәбиятына зур йогынты ясый. Европаның тәрбияви роман жанрына нигез сала. Роман 1671 елда – латин теленә, аннары 1709 елда инглиз теленә тәрҗемә ителә. Егерме ел үткәннән соң Даниель Дефо үзенең “Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары”н яза. 500дән артык китап, памфлетлар авторы булган инглиз язучысы һәм публицисты Даниель Дефо яшәгән чорда (1660-1731 еллар) карт диңгезчеләрнең мемуарлары модада була. Автор булмаган кешеләр исеменнән шундый тарихлар яза башлый, шактый гына акча туплый. Ләкин, без капчыкта ятмый, дигәндәй, ялганы ачыла. Һәм Дефоны хурлык баганасына бәйләп куялар, ә китапларын бастырмый башлыйлар. Киләчәктә зур танылу яулаячак язучы 70 яшендә хәерчелектә вафат булган, диләр.
Дефоның замандашлары ул бу әсәрне Хуан-Фернандес утрауларының берсендә ялгызы дүрт ел яшәгән шотланд диңгезчесе Александр Селкиркның сөйләгәннәренә таянып язды, диләр. Шул ук вакытта, белгечләр “Хәй ибн Якзан” һәм “Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары” әсәрләренең охшашлыгы Дефоның мөселман варианты белән яхшы таныш булуы турында сөйли дип раслый. Робинзон Крузо кораб һәлакәткә очрау нәтиҗәсендә утрауга эләгә. Ялгызлык аңа бик күп сабак бирә, ул утрауның һава торышын, ландшафтын, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын җентекле өйрәнеп, кием тегү һәм азык табу буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итә. Кешеләр белән аралаша алмаудан иза чигә, төшенкелеккә бирелә. Ходайның барлыгын белү, тою гына аны тынычландыра. Җомганы очраткач, Крузо аңа үзенең утрауда ялгызлыкта туплаган тәҗрибәсен тапшыра.
Ике әдәби әсәр үзләренең сюжеты белән генә охшаш түгел, әлбәттә. Даниель Дефо Робинзон Крузо турындагы романның өченче китабында “Хәй ибн Якзан” әсәрендәге кебек үк әхлак, дин һәм философия мәсьәләләрен дә күтәрә.
Дөньяда мөселман язучысының романын экранлаштырырга омтылышлар күп тапкырлар була. Фәнни басмаларда әсәрне тикшерәләр. “Хәй ибн Якзан”, Коръән Кәрим һәм “101 кичә” әкиятеннән кала, иң күп тәрҗемә ителгән гарәп телендәге китапларның берсе.
Гомумән алганда, дөнья әдәбиятында мондый охшашлыклар байтак. Робинзон турында тарих шуларның берсе генә...
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләде.