Ул "Башинформ" мәгълүмат агентлыгына 14 яшьлек Данил Әдигамовны эзләү барышы турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, үсмер үзенең дусты белән 2024 елның мартында ук югалган иде. Шуннан бирле аны эзләү тукталмады.
Эзләү эшләре вакытында коткаручылар тарафыннан элегрәк батып үлгән 5 кеше табылган.
- Боз булмаса, һаман да суда эзләүләрне дәвам итәр идек. Минем подразделение көн саен чыгып йөрде, һава шартларыннан чыгып, төрле техниканы эшкә җикте. Территория зур, күп күләмдә чүп-чар, җәйге ташу, агып килүче зур бүрәнәләр аркасында эзләү катлауланды. Беренче малайны минем коткаручылар тапты. Көчле яңгыр ява иде, төркем әкрен генә ярны тикшерә башлады һәм суда куртка күрде. Бәлки, яңгыр аркасында бераз җылынгандыр, һәм гәүдә өскә күтәрелгәндер. Аның нәрсәгәдер эләгеп торган булуы мөмкин дигән фараз да бар, шуңа күрә агым еракка алып китә алмаган. Бездә шул вакытта икенче үсмер дә кайдадыр янәшәдә булырга тиеш дигән өмет барлыкка килде, икеләтә тырышыбрак эзләдек, ләкин таба алмадык. Икенче малай әлегә табылмаган, ләкин, иртәме-соңмы, ул табылачак.
Дамир Әдигамовны эзләүне сулыкларда беренче боз пәйда була башлагач туктаттылар.
- Эшләр хәвефлегә әйләнде, ләкин әлегә кадәр безнең егетләр һава мендәрле суднода чыга, ярларны тикшерүне дәвам итә. Эзләүләр башланганнан бирле без тапкан биш кешенең кайберләре хәбәрсез югалган дип саналган, кемдер үз теләге белән шундый хәлиткеч адымга барган, ә кемдер бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә һәлак булган, - ди Алексей Чипчев.
Фото: башинформ