+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 гыйнвар 2025, 16:40

Янә 15 хәбәр һәм 15 миллион сум...

Бер тәүлектә Башкортстан халкы мошенникларга 15 миллион сумнан артык акча күчергән. Эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 15 хәбәр килгән.

Янә 15 хәбәр һәм 15 миллион сум...
Янә 15 хәбәр һәм 15 миллион сум...


Куергазы районында яшәүче бер ир, мошенниклар алдавына ышанып, 7 миллион сумнан артык акча югалткан. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән һәм узган елның августында аңа билгесез кешеләр шалтыратуын һәм үзләрен кәрәзле компания хезмәткәрләре дип таныштыруын әйткән. Сим-картаның гамәлләрен озайту сылтавы белән аферистлар “Дәүләт хезмәтләре”ндә аның шәхси кабинетына керү мөмкинлеге алган. Аннары инде билгеле алдау схемасына банкларның ялган хезмәткәрләре кушылган, алар ир-атны уйлап чыгарылган мошенниклардан алдарак кредитлар рәсмиләштерергә һәм акчаны “хәвефсез” исәпләргә күчерергә күндергән. Гариза бирүче 800 мең сумлык шәхси тупланмасыннан һәм 6 миллион сумнан артык кредит акчаларыннан (аларны төрле финанс учреждениеләрендә алган) мәхрүм калган.

Уфада тегүче булып эшләүче ханым да мошенниклар корбаны булган. Хатынга биржада акча эшләү мөмкинлеге турында хәбәр килә. Билгесез кешеләр көч салмыйча гына “тиз” акча эшләргә вәгъдә итә. Ханым мондый тәкъдимгә риза булып, миллионнарча акча югалтачагын күз алдына да китерми. Ул билгесез кешеләрнең тәкъдименә ризалаша һәм, янәсе инвестицияләү максатында, 500 мең сум шәхси тупланмасын күчерә. Аннары аферистлар зуррак сумма сорый һәм кредит алырга күндерә. Ул гына җитмәгәч, хатын танышларыннан да бурычка ала. Кыскасы, шул рәвешле ул 3 миллион сумнан артык акча югалткан.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: игътибарлы булыгыз һәм билгесез кешеләрнең финанс тәкъдименә ризалашмагыз. Проблемагыз булса, якыннарыгыз һәм танышларыгыз белән уртаклашыгыз, бәлки нәкъ менә алар сезне аферистлар тозагыннан вакытында коткарып калыр.

 

Фото: Башинформ

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас