Җиңү өчен бала әнисенең телефонында «берничә гади биремне үтәргә» тиеш булган. Хатын улының шикле гамәлләрен 3 гыйнвар кичендә күреп ала: малай аның кесә телефоныннан банк кушымтасына керергә тырыша. Әнисе аннан телефонны алып, шәхси кабинетына керергә була, әмма кушымта һәм аккаунтның инде блокланганы ачыклана.
Бала Ибраһим исемле кешегә берничә күчерү ясавын әйткән. Ул мессенджерда «Роблокс» валютасы уйнатыла торган канал тапкан һәм «катнашырга» төймәсенә баскан. Шуннан соң ул уенчыга күп "робакс"лар алырга тәкъдим иткән ниндидер кыз белән язышкан. Моның өчен «гади биремнәрне» үтәргә кирәк булган һәм малай барысын да инструкция буенча эшләгән: әнисе телефоныннан шәхси счетларының скриншотларын ясаган, 75 мең сумга ике маркетплейс сертификаты алган һәм активлаштыру кодларын атаган. Аннары әнисенең барлык акчаларын тупланма счетыннан - төп счетка, ә аннары чит картага күчергән.
Ләкин робакслар аның исәбенә кермәгән. Хатын полициягә гариза язган. Гомум зыян 504 мең сум тәшкил иткән. «Мошенниклык» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклар даими рәвештә балаларны интернетта алдау өчен яңа схемалар уйлап таба. Алар белән сөйләшегез, мошенникларның ничек эш итүен аңлатыгыз.
Фото: башинформ