+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 гыйнвар 2025, 10:55

Каргизәр һәм квадроцикл боз астына киткән

Караидел районындагы Бәйрәшкә авылыннан ерак түгел булган бу хәл.

Каргизәр һәм квадроцикл боз астына киткән
Каргизәр һәм квадроцикл боз астына киткән
Анда кешеләр чак кына үлми калган. Өч ир-ат һәм үсмер кар машинасында һәм квадроциклда Павловка сусаклагычының бозына чыккан. Сулык өслеге техника авырлыгына чыдый алмый, транспорт чаралары су астына китә башлый. Әлеге хәл турында республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов сөйләде.

Һәлакәт урынына МЧС коткаручылары чыккан.

"Бәхеткә, кешеләрнең берсе дә зыян күрмәгән, моны әлеге хәлдә чын бәхет дип санарга мөмкин. Теләсә нинди һава торышында бозга чыгу һәрвакыт билгеле бер куркыныч белән яный, бигрәк тә температура нуль тирәсендә булганда. Кызганычка каршы, кисәтүләргә һәм хәвефсезлек кагыйдәләренә карамастан, аек акылны санга сукмаучылар һәрвакыт табыла. Гәрчә бу юлы барысы да корбаннарсыз узган булса да, мондый хәлләр җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән җәрәхәтләргә һәм хәтта үлемгә дә", — ди ведомство җитәкчесе.

Фото: Кирилл Первовның telegram-каналыннан

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас