Бу хакта муниципалитет хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин үзенең шәхси битендә сөйләде.
Егетләр тюбингны машинага бәйләп шуган була. Бер мизгелдә тюбинг бәйләнгән автомобиль йөртүчесе кинәт тормозга баса, шуның нәтиҗәсендә «ватрушка» машинаның арткы өлешенә килеп бәрелә. Кызганычка каршы, 20 яшьлек пассажир авыр җәрәхәтләрдән вафат була.
Наил Әбелгуҗин кисәтүенчә, мондый сәфәрләр гомер һәм сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудырып кына калмый, ә штрафлар белән дә яный. Моннан тыш, кешенең шушы рәвешле үлеме өчен машина йөртүче җинаять җаваплылыгына тарттырылачак.
Фото: башинформ