+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 гыйнвар 2025, 14:45

"Иң яхшы дуслар иде..."

Әлшәй районында яшь егетнең тюбингта машинага бәрелеп һәлак булуы турында язган идек. Фаҗиганең кайбер нечкәлекләре билгеле булды.

"Иң яхшы дуслар иде..."
"Иң яхшы дуслар иде..."

19 яшьлек Реваль Стәрлетамак колледжының икенче курсында укыган һәм Яңа ел каникулларына Шафранга әти-әнисе янына кайткан, дип яза "КП-Уфа". 11 гыйнвар кичендә ул балачак дусты Дамир [исеме үзгәртелде] белән очрашкан. Алар һәркайсы үз машинасында: Реваль - "Lada Priora"да, ә дусты "Mitsubishi Lancer"да йөргән. Аннары егетләр, тюбинг алып, аны Дамирның машинасы бамперына бәйләгән. Ватрушкага беренче булып Реваль утырган. Дамир моторны кабызган...

Кинәт ватрушка бөтен юл буйлап әйләнеп йөри башлый һәм бер мизгелдә Реваль үзенең "Lada Priora"сына килеп бәрелә, ул аны юл кырыенда туктаткан була. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, җиңел машинаның фарасы һәм бамперы ватыла. Егет үзе авыр җәрәхәтләр ала. Аны хастаханәгә салалар, ләкин табиблар аны коткарып кала алмый.

Соңыннан Дамирның хәтта машина йөртү таныклыгы да булмавы ачыкланган. Аңа каршы җинаять эше кузгатылган. Сорау алганнан соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Ревальне 13 гыйнварда җирләделәр. Егет белән хушлашырга Дамир да килгән. Танышлары сүзләренчә, аңа карарлык түгел, әйтерсең ул булган хәлләргә ышанмый...

"Җирләп кайттык..." - дигән Ревальнең иптәш кызы "КП-Уфа" га. - Әтисе белән энесе азмы-күпме нык торалар, ә менә әнисе бик начар. Дамир җеназага килде, ләкин аңа әнисеннән дә начаррак. Алар балачактан иң яхшы дуслар иде".

Дуслары Ревальне ярдәмчел, киң күңелле һәм актив егет буларак искә ала. Өч яшьтән ул хоккей белән шөгыльләнгән – анда уңышка ирешкән, талантлы уенчы булган. Ул үзен беренче чиратта нәкъ менә спортчы дип санаган.

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын! Бу фаҗига тюбингта экстремаль шуулар яратучыларга сабак булсын иде.

фото: "КП-Уфа"

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас