+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 гыйнвар 2025, 14:50

Егет башы белән алданган

Борай районында яшәүче егет, мошенниклар капканына кабып, 2 миллион сум акчасын югалткан.

Егет башы белән алданган
Егет башы белән алданган
Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенә 24 яшьлек кеше мошенниклык турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Егет акцияләргә инвестицияләрдән пассив керем вәгъдә иткән аферистлар корбаны булган.

Узган елның ноябрендә аңа шалтыратып, махсус белем таләп итми торган хезмәт тәкъдим итәләр. Шалтыратучылар кыйммәтле кәгазьләр белән идарә итүгә консультацияләр вәгъдә итә. Мошенникларга ышанып, егет аларга кредитка алынган 2 миллион сумны биргән. Акча аларны "инвест-консультантларга" җиткерергә тиешле курьерларга тапшырылган.

Аферистлар тарафыннан булдырылган счетта беренче вакытта акцияләр үсеше графиклары чагылдырылган, әмма табышны чыгару мөмкин булмаган. Кредитлар буенча түләргә вакыт җиткәч һәм "брокерлар" элемтәгә чыгудан туктагач, егет үзен алдаганнарын аңлаган.
Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяулыкка өнди! Җиңел һәм тиз акча вәгъдә иткән ят кешеләргә ышанмагыз. Шикле проектларга акча салмагыз һәм инвестицияләр өчен кредитлар рәсмиләштермәгез. Мошенниклар сезне алдау өчен теләсә нинди хәйләләрне куллана ала.

Фото: башинформ

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас