+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 гыйнвар 2025, 07:00

Шәһәр эчендә бүре йөри

Башкортстандагы кечкенә Межгорье шәһәре халкы инде икенче атна чаң суга.

Шәһәр эчендә бүре йөриШәһәр эчендә бүре йөри
Шәһәр эчендә бүре йөри

Биредә көн саен диярлек урамнарда бүреләр пәйда була, алар кичкә таба бөтенләй иркенләп йөри. Дәлил итеп халык социаль челтәрләрдә фото һәм видео урнаштыра.

Эш шунда, шәһәр Көньяк Урал тыюлыгы территориясендә урнашкан. Шуңа күрә урманнарда һәм тауларда ерткычлар күп булырга мөмкин. Икенче сорау: ничек һәм ни өчен алар шәһәр урамнарына иркенләп үтеп керә башлаган? Межгорье шәһәре хакимияте халыкның шикаяте белән бәйле рәвештә эшче төркем утырышы уздырды. Аңа тыюлык вәкилләрен дә, шулай ук полицияне дә чакырганнар. Кичке вакытта полиция һәм Росгвардия көче белән урамнарны патрульләүне һәм бүреләрне куркытуны көчәйтергә карар кабул ителгән. Шулай ук аларның санын җайга салу буенча чаралар күрү планлаштырыла. Әлегә халыкка сак булырга кирәк.

Төп кагыйдәләр: бүрене күргәч, агрессия күрсәтмәгез, ә ерткыч китсен өчен көчле тавышлар белән үзегезнең барлыгыгызны белдерегез. Болай гына бүреләр кешегә беркайчан да һөҗүм итмәячәк һәм урманга качачак. Ерткычларның яшәү урыннарында ялгыз түгел, ә төркем белән булу яхшырак.

Фото: ufa.aif.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас