+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 гыйнвар 2025, 04:40

Ашатмаган да, киендермәгән дә

Чакмагышта яшәүче ана 13 яшьлек улын карамаган өчен суд алдына басачак. 

Ашатмаган да, киендермәгән дәАшатмаган да, киендермәгән дә
Ашатмаган да, киендермәгән дә

Ул рәхимсез мөгамәләдә гаепләнә.

Прокуратураның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын суд каршына "балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү" мәддәсе буенча басачак.

Тикшерү версиясе буенча, 13 яшьлек үсмернең әнисе аны тәрбияләү һәм карау белән шөгыльләнмәгән, туклану һәм сезонлы кием белән тәэмин итмәгән. Өстәвенә, дәвалау чараларын күрмәве аркасында, улының тире авыруы кискенләшкән.

Хатын балигъ булмаган баланы тәрбияләү һәм матди яктан карау бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган.

Әлеге вакытта баланы опекага әбисенә тапшырганнар. Гаепләнүче хатын үз гаебен таныган.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас