Көннәрдән беркөнне Хәйбулла районы полициясе ишеген кыяр-кыймас кына бер хатын шакый. Ул 17 ел элек урындагы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рәис Дистановка яла ягуда гаебен танып гариза язарга килә. 17 елдан соң!
Әлеге хәл белән җентеклерәк танышу өчен тәүдә 2010 елда мәгълүмат чараларында басылган язма белән танышыйк.
“Башкортстанда милиция подполковнигы халык алдында кафе хезмәткәрен кыйнаган өчен ике ел төрмә җәзасы алды һәм званиесеннән мәхрүм ителде. Хәйбулла районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Рәис Дистанов милиция нарядларының хезмәтләрен тикшереп йөргәндә Акъяр авылының бер кафе-барында төшке ашка килгән МЧС хезмәткәрләре белән конфликтка керә. Бар хезмәткәре эчке эшләр бүлеге башлыгына кисәтү ясый, ә тегесе җавап итеп аның битенә суга.
Шуннан соң ул кызны коридорга алып чыгып, аның белән бәхәсләшергә ярамый, чөнки ул милиция башлыгы, дип белдерә. Һәм тагын берничә тапкыр тондырып ала. Милиционер кызны көч белән урамга сөйрәп чыгарып, үзенең эш машинасына утырта һәм ишекләрне бикләп куя. Автомобильдә ул аңа яный башлый. Бу күренешкә барга килүчеләр һәм аның хезмәткәрләре шаһит була.
Алар милиция чакырткан. Эчке эшләр бүлеге начальнигын юлда аның хезмәттәше туктаткан. Әмма Дистанов кызны автомобильдән чыгарудан баш тарткан. Ул машинадан сикереп төшеп, үз кул астындагы кешегә дә суккан. Форсаттан файдаланып, кыз качып өлгергән.
Суд Хәйбулла районы буенча эчке эшләр бүлегенең элекке җитәкчесенә гомуми режимлы холык төзәтү колониясендә ике ел иркеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели. Шулай ук суд гаепләнүчене “милиция подполковнигы” званиесеннән мәхрүм итә. Билгеле булуынча, хәзерге вакытта Рәис Дистанов Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав буенча инспекциясенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы вазыйфасын башкара. Әлегә Сибай шәһәр суды хөкеме законлы көченә кермәгән”, – дип язылган анда.
Әмма мәкаләдәге бер генә сүз дә дөрес булып чыкмый. Анда Дистанов “кыйнаган” кыз – Наталия Рәхмәтова хатасын алдарак таный, ә 17 елдан соң гаебен танып, гариза яза.
Ул вакыттагы вакыйгаларга әйләнеп кайтсак, Рәис Дистановның җаваплы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, органнарда менә дигән карьера ясарга тиешле чын хокук сакчысы булуын күрербез. Ләкин аның тормышын, якты хыялларын Рәхмәтованың милициягә кыйнау турында язган гаризасы җимерә. Әлбәттә, Рәис Дистанов үзен якларга тырыша.
“Җинаять эше кузгату турындагы карарда, янәсе, мин кафе бинасына кергәнмен, Рәхмәтовага сукканмын, шуннан соң аны көчләп машинага утыртканмын, бикләгәнмен, дип язылган. Мин тикшерүчегә әйтәм, сабыр итегез, сезнең карар – ул тулысынча фальсификация. Ничек кенә булмасын, мин беркайчан да һәм бернинди шартларда да хатын-кызга кул күтәрмәячәкмен”, – ди ул бер тапшыруда.
Рәхмәтованың тән җәрәхәтләре булмавын ул вакытта башта – Акъяр дәваханәсендә, аннары Сибайда, хәтта Уфада суд-медицина экспертлары да раслады, дип искә ала ир. Эшне ябалар. Хокук сакчысы Мәскәүгә укырга китә. 2008 елда ир-атка тикшерүче шалтыраткач һәм аңа каршы яңадан җинаять эше кузгатылуын хәбәр иткәч, аның аптыравының чиге булмый. Тагын да гаҗәпләндергәне: анда хатын-кызның тән җәрәхәтләре булганлыгын күрсәтүче яңа документлар пәйда булуы!
Бу тегеннән-моннан “ямаштырып” кына эшләнгән эш була. Тикшерү һәм аннан соңгы суд тикшерүләрен тасвирлау өчен нәкъ менә шушы сүз туры килә. Шаһитлар процесста үз күрсәтмәләреннән баш тарткан. Ләкин болар да, гаепләнүченең үз дәлилләре дә исәпкә алынмаган. Рәис Дистановны гаепле дип таныйлар, ике елга гомум режимлы колониягә хөкем итәләр һәм ул милиция подполковнигы званиесеннән мәхрүм ителә.
Апелляцияләр ярдәмендә ир хөкем карарын шартлы ике еллык срокка кадәр йомшарта алган. Әмма бу вакытка ул рәшәткә артында бер ел үткәрергә өлгергән була инде. Һәм менә хәзер, хәтта 17 ел узгач, Рәис Дистановны җинаятьтә гаепләгән хатын-кыз аңа гаделлеккә ирешергә ярдәм итүен дәвам итә.
Наталия Рәхмәтова раславынча, ул вакытта аны ялган шаһитлыкка барырга хокук сакчысының хезмәттәше Морат Шәрипов мәҗбүр иткән. “Миңа моңа ризалашырга туры килде. Мин балаларым өчен курыктым. Минем арттан күзәтү дә оештырылды”, – ди ул бүген.
2007 елда Морат Шәрипов ЮХХДИ инспекторы булып эшләгән һәм, күрәсең, җитәкчегә карата шәхси дошманлыгы булган, дип фаразлый хатын. Рәис Дистанов үз кул астындагы хезмәткәрнең гамәлен фаш ителүдән курку белән аңлата. Янәсе, гауга чыккан кафе Морат Шәриповныкы булган. Ә бу мәсьәләдә закон катгый һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә бизнес алып баруны тыя. Рәис Дистанов сүзләрен Рәхмәтова да раслый. “Морат Шәрипов милициядә эшләде, ә мин аның барында бармен булып эшләдем”, – ди ул.
Соңрак шунысы да ачыкланды, Наталия Рәхмәтова гаебен тану турында бер генә гариза язмаган, аларда ул еллардагы вакыйгалар турында җентекләп сөйләгән. Әмма бу документны әлегә беркайда да кабул итмәгәннәр. “Мин Мәскәүгә дә, Уфадагы Югары судка да мөрәҗәгать иттем”, – ди ул. Рәис Дистановның гаепле булуына аның элекке хезмәттәшләре дә ышанмый.
Морат Шәриповның арытаба язмышы турында берни дә билгеле түгел. Ачык чыганаклардан күренүенчә, бу ир органнарда башкача эшләми, эшкуарлык белән шөгыльләнә. Рәис Дистанов үзен иң мөһим нәрсәдән мәхрүм иткән кешеләргә ачу тотмавын әйтә. Хәзер ул бары тик реабилитация һәм званиесен тергезүне генә тели.
Юристлар бу процесс тиз түгел һәм шактый катлаулы, дип аңлата.
Әгәр дә эшне кабат карау нәтиҗәләре буенча Рәис Дистанов акланса, аны реабилитацияләү һәм әхлакый зыянны компенсацияләү белән бәйле барлык алдагы процедуралар инде гражданлык тәртибендә шул ук судта узачак, тик аерым дәгъва буенча. Наталия Рәхмәтовага килгәндә, юристлар сүзләренчә, аңа хәзер ялган күрсәтмә биргән өчен җинаять эзәрлекләвеннән куркырга кирәкми. Җавапка тарттыру вакыты күптән үткән. Ләкин хатынга әлегә кадәр яшерен закон – вөҗдан газабы тынычлык бирми. Чөнки бу еллар дәвамында ул үзен яхшы кешенең исемен пычратуда, тормышын бозуда гаепли.
Рәис Дистанов үзе Зилаер районының Матрай авылыннан. Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда шушы районда гади милиционер булып башлаган. 2003-07 елларда Хәйбулла районының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфасын биләгән. 2009 елда Мәскәүдә Русия Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган. Без аның үзе белән бәйләнешкә кердек, һәм ул бу хәлләр турында түбәндәгеләрне сөйләде.
– 2007 елның 16 мае гадәти көн иде. Кичен мин районда браконьерлыкны кисәтү чарасын үткәрергә тиеш идем. Шул тирәдә генә Ташлы сусаклагычы бар. Анда балык тоту өчен ятьмә куялар. Шунда Шәриповның машинасын күрдем. Исерек водительләрне тотарга рейдка чыктык, диде. Ул көнне мин кафега биш минутка гына кереп чыктым, ә сөйләүләре буенча, 1 сәгатьлек эшләр кыйратканмын. Кафедан ниндидер тавышлар килгәнен ишетеп кердем. МЧС хезмәткәрләре үзара кычкырыша иде. Аларны урамга алып чыктым. Рәхмәтова да чыкты. Ул курыккан иде. Монда еш кына сугышалар, дип елады. Машинага утырды. Бернинди кул күтәрү, бәхәс булмады. Гадәти милиция эше. Соңыннан Шәрипов моны үз мәнфәгатьләренә көйләп, Рәхмәтовадан гариза яздырган.
Наталия Рәхмәтованы, яшьлегеннән файдаланып, алдашырга мәҗбүр иттеләр. Ул 2010 елда ук, мин төрмәдән кайткач, килеп гафу үтенде. Морат Шәрипов аңа мине вазыйфамнан гына алачаклар, дигән. Ә мине ике елга хөкем иттеләр. Кыз намуслырак булып чыкты, хатасын таныды. Әйткәндәй, миңа каршы күрсәтмә бирүчеләр, гаепләү шаһитлары – барысы да Шәриповның дуслары.
Морат үзе Уфаның Киров районы эчке эшләр бүлегеннән хилафлыклары өчен эштән куылган иде. Аннары Сибай милициясендә эшләгән, соңрак минем бүлеккә күчерделәр. Тыныч, бернинди аерым уңышлары булмаган кеше, ГАИда эшләде. Ул акрын гына үзенең вакытын көткән инде. Үз эшләрен дә эшләгән. “Пирамида” кафесын ачкан. Анда әтисе директор иде.
Миңа акча кирәкми. Югыйсә, миллионнар таләп итә дип уйлаучылар булыр. Миңа намуслы исемемне һәм званиемне кайтарсалар, шул җиткән. Беркемгә дә ачу сакламыйм, теләмим дә. Барысы да барыбер кире кайта. Яхшы эшләр дә, начарлары да.
Рәхмәтова белән Светлана исемле ханым, тагын ике шаһит прокуратурага 2011 елда ук яла ягулары турында мөрәҗәгать итте. Суд исәпкә алмады. 2015 елда мине республика прокуроры кабул итте. Аңа да аңлаттык. Прокурор “тикшерербез”, дигән иде дә, чара күрелмәде.
2023 елда Рәхмәтова гаебен танып гариза язды. Аңлатып язган. Ләкин әлегә кадәр бернинди үзгәреш юк. Ни өчен мине иркемнән мәхрүм иттеләр? Мин – гади гражданин. Өч балам бар. Ул вакытта балалар йортыннан тәрбиягә кыз алган идек. Тагын алырбыз дип планнар корган идек. Шушы хәл минем бөтен тормышымны җимерде. Гаиләм акчасыз калды. Ярый әле әти-әнием, дусларым ярдәм итте. Гаделлек турында сөйлиләр, закон барысы өчен дә бер, диләр. Бу бер дә алай кебек түгел.
Әмма тормыш дәвам итә. Яшибез әле. Бүген эшем бар. Актив тормыш алып барам. Гаделлек тантана итүенә дә ышаныч юк түгел...
...Күп еллар гаделлек юлында йөреп, биниһая көч түгеп гаҗиз булган кешенең хис-тойгылары аңлашыла. Әйе, дөреслек бер тантана итәр ул. Без Рәис Дистановның аңа ирешүен, якты исемен кире кайтаруын теләп калабыз.