Бу хакта «Честно говоря» телеграм-каналы сөйләде.
Узган ел Бөредә яшәүче 65 яшьлек хатын фатирын улына бүләк итеп рәсмиләштергән. Шуннан соң ул әнисен фатирдан куа башлаган. Ир-ат аңа әйберләрен җыеп чыгып китәргә кушкан. Әнисенә яный башлаган. Ә Яңа ел алдыннан аны кыйнап ташлаган. Пенсионерга баш мие селкенүе диагнозы куелган.
Хатын онкология авыруыннан интегә. Дәвалануга түләү өчен ул гаражны сатуга куйган. Улы бу хакта белгәч, килеп, тышкы ишекне сварка белән ябыштырган.
Хатын полициягә гариза һәм судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән: ул бүләк итү килешүен гамәлдән чыгарырга ниятли.
Балаларга фатирны бүләк итәргә ашыкмагыз, ди белгечләр. Үлгәннән соң барыбер аларга каласы бит.
Фото: башинформ