+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 Января 2025, 09:50

Аракы ясап саткан

Күмертаудан бер хатын, ялган аракы сатып, 3 миллион сумга якын акча эшләмәкче булган. Суд аның бу теләген сүндерде.

Аракы ясап сатканАракы ясап саткан
Аракы ясап саткан
Суд аны бер елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 50 мең сум штрафка хөкем итте.

Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шәһәрдә яшәүче 54 яшьлек хатын 2023 елның декабреннән 2024 елның февраленә кадәр зур күләмдә маркировкаланмаган алкоголь продукциясен сатып алган. Булдыклы бутлегер аны су белән бутаган, этикеткалы ярты литрлы пыяла шешәләргә салган һәм арытаба сату максатыннан аны йорты янындагы гаражда саклаган.

Хөкем ителүче барлыгы 2 765 564 сумлык маркировкаланмаган алкоголь продукциясе сатып алган, җитештергән, сату максатларында саклаган һәм саткан, бу аеруча зур күләмдә дип исәпләнелә.

Хатын гаебен таныган.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас