+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 гыйнвар 2025, 10:54

Хәйләкәр урман...

Мин моны анда япа-ялгыз адашып калгач кына аңладым

Хәйләкәр урман...
Хәйләкәр урман...
Урман – табигатьтә иң серле һәм искиткеч урыннарның берсе. Әмма ул үзенең матурлыгы белән сокландырудан тыш, хәвеф тә алып килергә мөмкин. Мин, авыл баласы буларак, еш кына урманга йөрергә ярата идем. Бала чактан ук табигать белән бергә яшәргә күнектем, агачлар арасында ял итүдән күңел тынычлыгы ала идем. Әмма бу юлы сәяхәтем бөтенләй башкача тәмамланды.

Ямьле август иртәсе. Кояш җылы нурларын җиргә сипкән, кошлар җырлаган, җил үләннәр арасында уйнаган көн иде. Мин иртәдән үк рюкзагымны җыеп, урманга юл тоттым. Үзем белән чәй, су, азык-төлек һәм урман сые – берәр төрле җимеш туры килер дип, чиләк тә алдым
.
Гадәттәгечә, якынча ике-өч сәгатьлек юл үтеп, үземнең ярат­кан урыннарга барып җиттем. Ләкин бу юлы ул юлны бераз үзгәртергә булдым.

“Башка юнәлешне сынап карыйм әле”, – дип уйладым. Әмма шушы карар аркасында чак кына гомерлеккә шушы урманда торып калмадым.

Башта барысы да гадәти кебек күренде: кошлар сайрый, чишмәләр челтерәп ага, аяк астында үләннәр келәм булып җәелгән. Әмма бара торгач, сукмакның акрынлап югалуын сиздем. Юнәлешне үзгәртергә тырыштым, ләкин берсенә-берсе охшаш агачлар арасында тәмам адаштым.
Кояш та батты, ә мин бил­гесезлектә кала бирдем. Нәтиҗәдә, курку хисе арта барды.

Кояш баегач, урман бөтенләй үзгәрде. Караңгылык аңымны биләп алды. Агач төбенә утырып, хәл җыярга уйлаган идем, ләкин һәр яктан килгән шомлы тавышлар янә аякка бастырды. Җән­лекләр йөргән тавышлар, яф­ракларның кыштырдавы, билгесезлек йөрәкне тизрәк тибәргә мәҗбүр итте. Күңелдә курку хисе көчәйде.

Шул вакыт безнең якларда аю, бүре һәм башка төр хайваннарың яшәве дә искә төште. Моңа кадәр аю белән бүрене күргәнем булмады, әмма үтеп баручы кабаннар көтүен урманга барган саен күрә идем. Алар инде безнең яклардагы яланнарны да борыннары белән “сөреп” бетерде. Шунысы куркыныч, аның юлына бассаң, ул сиңа һөҗүм итәргә дә мөмкин. Шуңа күрә сак булырга тырыштым.
Бер аланлыкка килеп чыгып, машина янында мылтык тоткан ир-егетләрне күргәч, җиләк-җимеш җыярга яраткан әби­ләрнең урманда чит кеше­ләрне күрүе турында сөй­ләгәннәре дә искә төште. Алар бу кешеләрне төрмәдән качкан “караклар”, дип сөйли иде. Бу хәлгә кадәр әбиләргә ышанмый идем, тик куллары канга баткан, мылтык тоткан ир-егетләрне күргәч, күзләрем маңгайга менде. Агач төбенә утырып, аларның ни эшләвен күзәттем. Башымда ике уй: алар янына чыгып ярдәм сорарга, яисә шушында качып утырырга. Әбиләрнең сөйләгәннәрен искә төшереп, чыкмаска булдым. Егетләр дә озак тормыйча, машинага утырып, алга таба китте. Инде соңыннан гына аларның күрше авыл кешеләре икәнен белдем. Бирегә алар ауга килгән булган икән.
 
Минем өйгә урманнан кайтмавымны күреп, гаиләм кич белән үк полициягә мөрәҗәгать иткән. Авылдашларга рәхмәт, алар бердәм булып мине эзләргә чыккан. Урындагы кешеләр бу урманны яхшы белә, ләкин киң урман эчендә кеше эзләү җиңел эш түгел. Эзләү төркемнәре фонарьлар белән урманны аркылы-буй йөреп чыккан. Әмма тәүге көн нәтиҗәсез үтте.
Минем өчен иң авыры – өметсезлек һәм ялгызлык хисе белән көрәшү иде. Суымны экономияләп кенә эчәргә, азыгымны азлап кына ашарга тырыштым. Үземнең көчсезлегемне аңласам да, бирешмәдем.
Төн салкын булды. Йоклар өчен агач ботакларыннан урын әзерләдем. Тик йоклап кына булмады: табигатьтәге һәр тавыш куркыныч кебек тоелды, ләкин, бернигә карамастан, якынна­рымның мине эзләп табуына ышандым.

Өч төн һәм ике көн узгач, мине бер эзләү төркеме урман төпкелендә тапты. Алар минем хәлсез, ләкин исән икән­легемне күреп, өйгә күтәреп алып кайттылар. Биредә үк беренче медицина ярдәме дә күрсәтелде.
Минем табылуым турындагы хәбәрне ишетү белән әни авыл башына чыгып баскан иде. Беренчеләрдән булып аны күрдем. Ул кочаклап алды, мин аның күкрәгенә башымны куеп, үксеп еларга тотындым.
“Эх, балам... Күпме тапкыр урманга берүзең йөрмә, дип әйткәнем булды. Ә ерткычларга тарысаң... Өйгә кайтыйк әле, мин синеме...”, – дип тиргәгән булды, тик үзенең кочагыннан чыгармады.
Бу хәл зур сабак булды. Башкача мондый хаталарны кабатламадым. Урманга барганда үзем белән иптәш алдым. Әни дә башкача үземне генә урманга җибәрмәде. Бергәләп җиләк-җимеш җыеп, саф һава сулап кайта идек.

Илгиз ИСХАКОВ.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас