0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 гыйнвар , 07:35

Армиядән көтеп алмагач...

Гафури районында кызы армия хезмәтеннән көтмәгән егет коточкыч хәл кылган.

Армиядән көтеп алмагач...
Армиядән көтеп алмагач...
Ул талау, кеше һәм автомобиль урлау өчен суд каршына басачак.

21 яшьлек егет ул армиядә булганда дуслашып йөргән кызы аның дусты белән очраша башлаганын белгән. Егет иптәше белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга булган.

Очрашуда ул дәгъва белдерә, акча яки дустында булган ВАЗ 21140 машинасын таләп итә башлый. Тегесе баш тарткач, гаепләнүче дустын кыйнарга тотынган, ә аннары аны машинага утырткан һәм үтерү белән янап кешесез урынга алып киткән. Гомере өчен куркып, зыян күрүче машинасын биргән, ә бераздан полициягә мөрәҗәгать иткән.

Гаепләнүче тоткарланган, гаебен таныган, аны сак астына алганнар. Яшь кешегә карата җинаять эше кузгатканнар. Эш Гафури районара судына җибәрелгән.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: