Убырлы күлгә көнбатыштан, калкулыктагы киң басу ягыннан кул (“озын чокыр”, урысча – “овраг”) килеп төшә. Ул Түбән Череккүл белән Этәй арасындагы юлны аркылы кисеп чыга. Шундагы күперне “Урта күпер”, дип атыйлар.
Бу кулны Убырлы күлдән чыккан убыр ясаган, диләр. Берчак күлдән чыкканда тиз генә очып китә алмаган. Җирне ерып, калкулыкка менгән, шуннан соң, көньяккарак борылып, әлеге басу урынындагы җирне ерып барган. Бара торгач, сулга борылган, череккүллеләргә киң билгеле Кул буе чокырын ясап, биеклектән түбәнрәк төшкән. Түбән Череккүл белән Югары Череккүл арасыннан үткән, имеш. Исән елгасы тигезлеккә чыккан урында очып киткән. Убыр үзенең күленә әйләнеп кайтканмы-юкмы, бу хакта сөйләгән кеше булмады.
Монда да чокыр юлны аркылыга кисеп үтә. Шуңа күрә мондагы күперне дә “Урта күпер” диләр. 60нчы елларда Югары Череккүлдән Түбән Череккүл мәктәбенә укырга йөрүче бала-чага бу күпер өстеннән курка-курка гына үтә иде, чөнки анда качкыннар яшеренеп ята, дигәннәр. Убыр “ясаган” чокырларда яшеренер урыннар күп булган. Хәзер юллар биегәйде, тигезләнде, ике авыл кушылып бетә язды. Качкыннардан курку күптән юк. Бала-чаганы мәктәпкә автобус йөртә. Хәтта Түбән Череккүл балаларын да, мәктәп авыл очында, ике Череккүл арасында булганга күрә, автобус таратып чыга.
Бу чокырларны сурәтләгәндә мин китапта аларның су эрозиясеннән барлыкка килгәнен язган идем.
Берчак Түбән Череккүлдән Рәфил Әдеһәмов иртән-иртүк Убырлы күлгә балыкка килә. Күл эт чинаган, бүре улаган тавышлар чыгара, ди. Рәфил Фарсый улы, кармакларын җыеп, кире кайтып китә.
Дүртөйле районы Күчергеч авылы янындагы “утрау”да да (бу “утрау”ның килеп чыгышы хакында күп яздым, югарыда әйтелгән китапка да кергән, басма Дүртөйле район китапханәсендә саклана) Убырлы күл бар. Кайчандыр Исмаел авылы абзыйлары мине шул күл янына алып барды. Бу күлнең дә “убыры” кайчак улаган тавыш чыгара икән. Галимнәр аңлатуынча, бу – җәен балыгы чыгарган тавыш икән. Рәфил килгән күлдә дә җәен булды микән? Әллә инде күл тирәсендә берәр ерткыч хайван йөреп, шундый тавыш чыгарганмы? Бәлки, җир ертып, ярым түгәрәк озын чокыр ясап очкан убыр әйләнеп кайткандыр?
Бүгенге көн күзлегеннән караганда, бу кызыклы риваять кенә шул.
Илдус Тимерханов,
язучы, журналист, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.
Дүртөйле районы.