+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 гыйнвар 2025, 10:20

Авылга бүреләр һөҗүм иткән

Башкортстанның Белорет районында бүреләр көтүе йорт хайваннарын ботарлаган.

Авылга бүреләр һөҗүм иткән
Авылга бүреләр һөҗүм иткән
Күзәтү камераларыннан күренүенчә, 25 гыйнварда 04:45 сәгатьтә бүреләр азык эзләп урамнар буйлап йөргән. Әгәр видео булмаса, ерактан аларны этләр дип тә уйларга мөмкин.

Инҗәр авылында яшәүче бер хатынның үзенең үлгән кәҗәләрен күреп коты алынган. Аның сүзләренә караганда, бүреләр бернәрсә дә калдырмаган һәм барысын да ашап бетергәннәр.

"Ходаем, бу ни хәл? Ничек инде шулай? Бер әтәч, бер тавык кына калган. Башка бернәрсә дә юк", - ди ул видеода.

Элегрәк Межгорье шәһәрендә дә бүреләр йөргән иде.

Фото: "Вести-Башкортостан"

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас