-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
31 гыйнвар , 11:45

Күк капусын да, оҗмахны да күргән ул...

Маһинур апаны яшен сукканнан соң, аңарда кешеләрне дәвалау сәләте ачыла Маһинур апаны (исеме үзгәртелде) күптәннән беләм. Биш бала үстергән, берсен илле яшенә җиткәндә җирләгән, аннан башка да башыннан күп сынаулар үтсә дә, бирешмәгән чыдам апа ул. Уңган. Яше йөзгә якынлашканда да балалары янына күченми, үз йортында үз көнен үзе күреп яши. Көн саен икешәр йомыркага җәймә җәеп, нәзек кенә итеп токмач кисә, икешәр йомыркага майаш (бавырсактан ваграк камыр ризыгы) пешерә, оекбашлар бәйли. Бу мавыгуларын ул үзе гади генә итеп аңлата: “Озын көннәр буена ничек кул кушырып тик утырмак кирәк? Соңгы елларда колакларым начар ишетә башлады. Телевизор карый, радио тыңлый алмыйм. Хәтерем начарлангач, намазда да буталам хәзер...”

Күк капусын да, оҗмахны да күргән ул...
Күк капусын да, оҗмахны да күргән ул...

Соңгы очрашуда ул миңа башыннан үткән берничә вакыйганы сөйләде.


“1962 елда ике балабыз туган иде. Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһә­рендә яшәп, иптәшем белән икебез дә шахтада эшләп йөрибез. Кояшлы эссе көн. Бер мәлне кара болыт килә диделәр. Егерме үрдәк бәбкәм бар иде. Күлгә чыгарган үрдәкләрем яңгырда үлеп бетәләр бит, дип күл буена йөгердем. Барып җитә алмадым. Телефон баганасы төбендә мине яшен сукты. Җиргә ауганымны беләм. Мин күргәндә багана ут эчендә иде. Алты сәгать йоклаганмын. Шунда оҗмахта йөрдем. Челтерәп аккан чишмәләр чыңын тыңладым, гоме­ремдә дә күрмәгән җимешләр бакчасын әйләндем. Шул вакыйгадан соң үлемнән курыкмыйм”, – дип ун ел шахтада эшләгән дәвердә башыннан кичкән хәлне яңартты Маһинур апа.


Уянгач, кул-аякларын хәрәкәтлән­дереп карый. Хәрәкәтләнәләр. Янына халык җыелган.


Ятсам, я Аллаһ,
Торсам, иншә Аллаһ,
Бу ятудан торалмасам,
Бакый иман бирсен Аллаһ.


Күңеленнән шушы сүзләрне кабатлый да, торып басып өенә кайта. Танышлары әйтүеннән үзенең алты сәгать буе җирдә берни белми йоклаганын аңлый. Ә үрдәк бәбкәләре ана үрдәккә ияреп абзарга кайтып урнашкан була.


Гаилә Балтач районының бер авылына күченеп кайта. Маһинур үзендә сәер үзгәрешләр сизә. Аңа гел рас төшләр керә. Балалары, тормыш иптәше сырхап киткәндә тәннәренә (авырткан урыннарына) кулын куеп торса, аларның хәле яхшыра. Маһинур кулларында биотокның көчле булуын тоя. Бу сәләте турында чит кешеләргә белдереп бармый.


Бер мәлне күршеләренә яшь гаилә күченеп килә. Бәләкәй кызлары кече бәвелен тотмый икән. Көн саен урын-җирен чыгарып ике арадагы рәшәт­кәгә элеп киптерәләр. Кызның әнисе дәвалауга да бирелми, ни эшләтергә инде бу баланы, дип Маһинурга зарлана.


Җәй башында бәләкәй кыз белән Маһинур капка алдындагы чирәмдә каз бәбкәләре саклыйлар. Кыз аның янына йөгереп килә. “Әби, мин астыма пес итәм бит”, – ди. “Шулай икән шул, бәбкәм”, – ди Маһинур. Аннары кызны үзе янына чакырып ала да, “Балам, дәвалап карыйммы сине?” – дип сорый. Бала шатланып баш кага.


Маһинур, догаларын укып, кулын баланың эченә куеп сыпыра. “Кызым, син башкача алай эшләмәячәксең. Минем үзеңне дәвалавым турында бер кешегә дә әйтмә!” – дип кисәтә. Кыз ризалык белдерә. Күп тә үтми, Маһинур үзе бик нык кыстала башлый. Бәдрәфкә кереп бик озак кече хаҗәтен үти. “Димәк, бу баланың чире минем аша чыкты, иншә Аллаһ”, – дип сөенә.


Шул көннән соң күршеләренең кызы йоклаган урын-җир тышка чыгарып эленми башлый.


Күпмедер вакыт уза. Маһинур йомышы төшеп күршеләренә керә. Капка артындагы бәйдә торган эт ырылдап Маһинурга ташланмакчы була. “Шаулама, мин әйбәт кеше. Сиңа зыян итмим. Яхшылык белән кердем. Тынычлан...” – ди бәйдәге эткә. Эт, тынычланып, башын иеп, гафу ит, дигән кебек, “ы-ы-ы...” дигән өзек-өзек авазлар чыгарып оясы янына барып ята.


Өйгә кергәч, Маһинур йомышын йомышларга да өлгерми, бәләкәй кыз йөгереп килеп күрше әбисенең итәгенә сарыла.


– Маһинур әби, мине аска пес итүдән коткардың. Безнең этне дә өрүеннән туктат әле! – ди.


Күрше хатыны – кызның әнисе аптырап кала:


– Нәрсә сөйли ул? – ди.


Кыз хәлне сөйләп бирә.


Тормыш дәвам итә. Маһинур биш бала анасы була. Бер кызы туганда травма алу сәбәплеме, авыру булып кала. Кайда гына йөртсәләр дә, файдасы булмый. Табиблар өметен өзә. Үз ысуллары белән дәвалап, үз тәр­биясендә яшәтә кызын Маһинур. Тик... кызы илле яшенә җиткәндә бала кайгысы кичерә. Югалта кызын Маһинур.


“Ничәнче ел булгандыр, белмим. Әти белән әни кунакка килгән иде. Әти мулла иде безнең. Мин кич белән мунчадан чыктым. Сукмактан атлыйм. Шул мәлне көнбатыштан бер якты нур чыгып, көнчыгышка таба сузылды. Ул мизгел берничә секунд кына дәвам итте. Әмма шул вакыт эчендә бу яктылык, нурның матурлыгын күреп өлгердем! Һич арттырусыз әйтә алам: бу яктылыкта аяк астындагы бәләкәй генә әйберне дә шәйләргә була иде. Караңгы кичтә күк йөзендәге балкыш хәйран итте. Карап тордым да, өйгә кергәч, бу хәлне әтигә сөйләдем. “Балам, күк капусы ачыл­ганын күргәнсең бит син. Ул бар кешегә дә күренми. Җиде сәгать эчендә теләк теләсәң, кабул була”, – диде. Их, шунда бер теләк тә тели белмәдем шул. Әлеге акылым булса, чирле баламның савыгуын сорар идем...” – дип үкенә Маһинур апа. Һәм көрсенеп өстәп куя: “Аллаһ башка яклап та бик сынады инде мине...”


Күк капусы ачылуы турында ишет­кәнем бар. Бу күренешкә аңлатманы Интернет челтәреннән эзләдем.


Дин әһелләре күк капусы ачылуны нәрсә белән аңлата?


Казанның “Өметләр” мә­чете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин аңлатмасына тукталып үтик:


– Коръәндә дә, хәдисләрдә дә “күкнең капкасы” дигән гыйбарә зекер ителә. Мәсәлән, Мөхәммәд пәйга­м­бәребез салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә “күкнең капкалары ачыла” дигән гыйбарә очрый, ләкин ул киная (метафора) буларак Аллаһның рәхмәте иңүен, изге гамәлләрнең һәм догаларның кабул кылынуын аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм “Күкнең капкалары төн уртасында ачыла һәм аваз салучы бер зат: “Догасына җавап бирелсен өчен дога кылучы бармы? Кирәк нәрсәсе бирелсен өчен сораучы бармы? Кайгысы җиңеләйтелсен өчен җиңеллек, шифа сораучы бармы?” – дип эн­дәшә. Әгәр дә шушы вакытта берәр мөселман дога кылса, Аллаһ аның догасына, һичшиксез, җавап бирәчәк” (Табәрани, Мүнзири), – дип әйтә.


Әгәр дә кеше күк капусы ачылганын күрсә, Аллаһ Тәгалә аңа үзенең бер кодрәтен күрсәткән була.


Фән күзлегеннән караганда, күк капкасы булу мөмкинлеге турында сөйләүче теорияләр бар. Шундый теорияләрнең берсе “туннель эффекты” дип атала һәм кисәкчекләрнең бушлык (пространство) һәм вакыт аша зур булмаган порталлар ярдәмендә хәрәкәт итә алу ихтималын тасвирлый. Башка теорияләрдә күк капкасы мөһим роль уйный ала торган күп үлчәмле галәмнәр булу мөмкинлеге турында сөйли, дигән аңлатма таптым.


Гаҗәеп, серле без яшәгән дөнья. Яшен сукканнан соң кешенең гайре табигый сәләтләре ачылу, күк капусы ачылуны күргәч, язмышы башка кешеләрнекеннән аерылуы Бөек көчнең адәм баласына аерым сынавыдыр, бәлки, кем белә?!.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: