+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 февраль 2025, 19:25

Ашарга җылытырга уйлаган...

Кичә Стәрлебаш районында янгында бер ир һәлак булган.

Ашарга җылытырга уйлаган...
Ашарга җылытырга уйлаган...

Фаҗига Стәрлебаш авылында була. Ир ризыкны плитәгә җылытырга куйган да икенче бүлмәгә чыгып йоклап киткән. Бераздан ризык яна башлаган, ут стеналарга һәм түшәмгә күчкән...

Янгын турында ашыгыч хезмәтләргә күршеләре хәбәр иткән. Килгән белгечләр фатир ишеген ачып кереп, ирне аңсыз хәлдә медикларга тапшырган. Кызганычка каршы, 42 яшьлек ир аңына килмичә хастаханәдә вафат булган.

Аш-су бүлмәсендә дөрләгән янгынны сүндергәннәр.

- Автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган булса, ул төтенне сизү белән көчле тавыш чыгара, сине уята, нәтиҗәдә, үзең дә исән калачаксың, башкаларны да кисәтәчәксең, – дип белдерәләр МЧСта. Бу ирнең фатирында ул куелмаган булган, күрәсең...

Фото: "МЧС по РБ"

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас