+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 Февраля 2025, 03:52

“Гомерем буе сине яраттым...”

Яшьлектә кавыша алмасалар да, язмыш аларны башка төрле бәйләде

“Гомерем буе сине яраттым...”“Гомерем буе сине яраттым...”
“Гомерем буе сине яраттым...”
Һәркемнең күңелендә башкаларга сөйли алмаган мәхәббәт тарихы бардыр. Онытырга тырышсаң да, онытылмый ул, вакыт-вакыт үзен сиздереп, көйрәп яткан күмер кебек, кабынырга гына тора. Берәүләр сөйгәне белән гомер буе бергә атлый, икенчеләре аерылышып, башкача беркайчан да күрешми, ә өченчеләр... Ә өченчеләрне язмыш үчекләгәндәй, сынап, төрле шартларда очраштыра.

“Киттең –
Телсез, өнсез иттең.
Киттең –
Ике кулсыз иттең.
Киттең –
Ике күзле иттең...
Рәхмәт, мәхәббәтем!

...Синең белән узган еллар миңа зур тәҗрибә булды. Булды дим, чөнки хәзер минем гаиләм, балаларым, эшем, тормышым бар. Сиңа инде ачу сакламыйм. Киресенчә, мине алдауларың, ялганнарың белән көчле булырга, кешеләрне сайлап дуслашырга, беркатлы юләр булуны онытырга өйрәткәнсең икән бит... Шул ук вакытта син миңа ярату һәм саф сөю арасында тирән упкын барлыгын да исбат­ладың. Рәхмәт сиңа, мәхәббәтем. Мин сине, һичшиксез, онытырга тырышырмын, бәхетле тормышым, якты киләчәгем хакына онытырга тырышырмын, мин яңадан яратырга өйрәнермен. Син кайчакта минем өчен фәрештәгә тиң, ә кайчакта күңел бураннарымны кузгата­сың... Рәхмәт сиңа, мәхәббәтем, булганың һәм юлымда очраганың өчен. Чын күңелемнән бәхет телим...”

Бу хатны яшьлегендәге тәүге мәхәб­бәтенә язып, бик озак иң кадерле фото­сурәтләре белән саклады Лилия. Йөрәк түреннән чыккан кайнар хисләр белән үрелгән тапшырылмаган хат бу. Аны еш кына алып укыды, хәтта ятлап бетерде. Яңа сүзләр өстисе килгән чаклар да булды. Ләкин моның инде мәгънәсен күрмәде. Чөнки юллар күптән аерылган, сукмаклар чуалган, янында насыйп яры иде... Хәзер ул башка берәү өчен яши, аныңча сулый, аны тәмле ашлар белән сыйлый. Яңабаштан яратырга өйрәнгән мәхәббәт җимеше булып ике балалары үсеп килә. Тормыш бар нәрсәне үз урынына куя. Кирәк чакта утка сала, кирәк икән, уттан алып суга ташлый... Ә кеше күңеле сабыр гына бәхетен көтә.
Мәхәббәт балалар бакчасында чәч толымын тартудан башлана, дисәң, күпләр ышанмас, бу балачак шуклыгы гына дияр. Тик менә Лилия белән Рәфиснең дуслыгы нәкъ тә бакчадан башланды. Рәфис Лилиягә конфет алмыйча бакчага килми иде. Тәрбияче апалары да: “Кызның колагын туганчы ук тешләгән булган-
нар”, – дип шаяртты. Уеннарда да, төрле чаралар вакытында да алар гел янәшә басты, бергә җырлады, бергә биеде. Ачуланышалар да, шул мизгелдә үк бергә уйный да башлыйлар иде. Аннан бергәләп мәктәп сукмагын таптадылар. Рәфис укудан, авылның икенче башыннан әйләнеп, Лилияләр капка төбе аша кайта иде. Аларның дуслыгы тора-бара мәхәббәткә әверелде. Кич утырулар, сагынышып күрешүләр, ямьле язларны, җылы җәйләрне, сары көзләрне, сихри кышларны каршы алу, озатулар дәвамлы һәм уртак булырга тиеш иде, югыйсә... Бер-берсенә әйтелмәгән күпме матур сүзләр калды, күпме вәгъдәләр тормышка ашмады... Иң әрнеткәне – аларның күзгә-күз карап, аңлашып аерылышмавы. Әгәр бер-берсеннән качып йөрмәсәләр, очрашкан булсалар, мөгаен, сүзсез дә аң­лашырлар, хаталарын вакытында төзә­терләр иде.

Арага кунак кызы керде. Әлбәттә инде, көнозын басуда чөгендер утаган авыл кызыннан ул бик күпкә аерыла иде. Чәч ясалган, тырнак буялган, киемнәре зәвыклы. Алдында бер-ике бөтерелү белән ул Рәфисне үзенә каратты. Лилия исә, бәхете өчен көрәшүне кирәк тапмады. Димәк, хисләре чын булмаган, дигән ашыгыч нәтиҗә ясап, аны онытырга сүз бирде. Шулай итеп, тормыш ике сукмак буйлап китте. Икесе дә бик горур иде. Берсе генә дә араны җайларга талпынып карамады.

Лилия күрше район егете белән дуслашып, берникадәр вакыт аралашканнан соң, аңа тормышка чыкты. Рәфискә исә кунак кызы белән озак юанырга насыйп булмады. Аларның арасы тиз суынды. Берничә кыз арасында буталып, арадан берсенә теләр-теләмәс кенә өйләнеп, ул да гаиләсе белән шәһәргә китеп барды.

Эчтә буран булса да, ике гашыйкның сукмаклары кисешмәде, алар башка очрашмады. Тик язмыш яшьлек хисләренә болай тиз генә нокта куярга насыйп итмәгән икән...

Инде менә балалары авыл сабан туенда очрашып, танышып, бер-берсен ошатып, кавышырга сүз куешкач, икесе дә чарасыз калды. Берсе генә дә ризасызлык белдермәде, чөнки булдыра алмады. Ачы тәҗрибә аларны кешенең мәхәббәт алдында көчсез булуын аңларга өйрәткән иде инде. Димәк, тиздән яшьлектәге сөйгән ярлар кода-кодагый булачак. Аларның хыялларын балалары тормышка ашырачак. Ак туй күлмәге киеп табын түрендә Рәфис янәшәсендә утыра алмаган Лилия кызын аның улына гомерлек яр итеп бирәчәк.

Бүген Лилия тагын тапшырылмаган хатны кулына алды. Бер-ике кат укыганнан соң, зур-зур хәрефләр белән: “Мин очрашачагыбызны, бер максат, бер омтылыш белән яшәячәгебезне белдем, сиздем, рәхмәт сиңа, тәүге ярым!” – дип язып куйды һәм конвертка салды. Ул аны иясенә тапшыра алырмы, бу билгесез. Чөнки, икесенең дә янәшәсендә чирек гасыр гомер иткән тормыш юлдашлары бар. Уйларны бүлдереп, аның телефонына хәбәр килеп төште: “Мин онытырга тырышып карадым, булдыра алмадым, сине сагынып һәм уйлап яшәдем. Кичерә алсаң, кичер, мәхәббәтем. Рәфисең”, – диелгән иде анда.
Лилиянең башы кабат түбән иелде. Туй мәшәкатьләренә үзенең йөрәк ярсуы да, шашкын хисләр өермәсе дә килеп кушылды. Беркемгә дә әйтә алмаган серен ул бары Рәфис белән генә уртаклаша алачагын яхшы аңлый иде. Бу – аларның бары тик икесе генә аңлый торган хис, балаларның якты киләчәге хакына иң татлы яшерен сер.

Ләйлә Шиһапова.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас