Җир йөзендә фән аңлата алмаган могҗизалар бихисап. Алар каян барлыкка килә, нинди көчләр алар белән идарә итә? Бу сорауга кешелек дөньясы элек тә, хәзер дә төгәл генә җавап таба алганы юк. Шундый могҗизалар җиһан киңлекләрендә дә тулып ята икән. Шуларның берничәсе турында бәян итәргә булдым.
1984 ел. Җәй айлары. Җиһанда СССРдан җибәрелгән “Салют” станциясе оча. Бу станциядә космонавтлар Олег Атьков, Владимир Соловьев, Леонид Кизим 155 көн инде фәнни эш алып бара. Шушы 155нче көндә станция эчендә кызгылт-сары томан барлыкка килә. Ул томан ялтырап торган була. Шул ялтыр төс космонавтларны бер мизгелгә “сукырайта”. Алар башта станциядә янгын чыккан дип уйлый. Инде күрү сәләтләре кайткач, станция тәрәзәләренә күзләре төшә һәм алар кораб янына җиде “фәрештә” очып килгәнлеген күрә. Аларның йөзләре кешенеке кебек, тик аркаларында канатлары бар икән. Озак очкан космонавтлар моны галлюцинация дип уйлый.
Ә инде очышның 167нче көнендә алар янына тагын өч космонавт – Светлана Савицкая, Игорь Волк һәм Владимир Джанибеков килә. Алар килгән көнне дә станциянең эчен шундый ук томан каплый. Томан таралгач, иллюминаторлар аша барлык 6 космонавт та тагын җиде “фәрештә” күрә.
Бу очракны нәрсә белән аңлатырга? Инде 155 көн космоста яшәгән космонавтларга төркем галлюцинациясе булган, дисәң, яңа килгәннәренә нәрсә булган?
Америка астронавты Армстронг Айга аяк аскач, элек беркайчан да ишетергә туры килмәгән музыка тавышы ишетә һәм, ЦУП белән элемтәгә чыгып, музыканы туктатырга куша. Ә анда бернинди дә музыка тоташтырылмаганын әйтәләр. Бераз Ай өстендә атлагач, ул бер калкулык артында яктылык күрә һәм машина кебек зырылдаган тавыш ишетә. Бу хакта ул Җиргә, без Айда тәүгеләр түгел икәнбез, дип хәбәр итә.
Айга космик сәяхәттән кайткач, астронавт Армстронг Мисырга сәфәр белән бара. Бер мәҗлес вакытында ул мәчеттән азан әйтүләрен ишетә. Бу азанны ишеткәч, ул чак кына аңын югалтмый кала һәм: “Мин бу музыканы Айда ишеткән идем бит!” – ди...
Икенче гаҗәп хәл. Англиядә иген кырларында төн үткәнче төгәл фигуралар барлыкка килүе турында әледән-әле язып торалар. Аларны кем шундый зур төгәллек белән, үскән иген башакларнын гел бер якка яткырып “сызган”? Бу сорауга әле беркемнең дә җавап бирә алганы юк.
1978 елның 21 октябрендә Австралиядә Фредерик Валентин дигән очучы җиңел самолетта Кинг утравына очарга чыга. Ул һавада ниндидер икенче бер очкыч очрата. Аның тизлеген Валентин билгели алмый. Берничә минут бергә “куышып” очканнан соң Валентин башкача эфирга чыкмый һәм эзсез гаип була. Аны эзләп карыйлар, тик үзен дә, самолет калдыкларын да таба алмыйлар...
1953 ел. Бу елларда планетаның төрле почмакларында кешеләр һавада очучы билгесез тәлинкәләрне бик еш күрә. Алар каян килә, ничек оча, боларны беркем дә аңлата алмый. Бу вакытта әлеге хәлләрне өйрәнүче Халыкара тикшеренү бюросы барлыкка килә. МБАТ дип атала ул. Аның директоры Альберт К. Бендер, ул тәлинкәләрнең серен беләм, дип сүз чыгара. Шулай беркөн өенә кайтса, анда карадан киенгән озын буйлы кешеләрне күрә. Алар Бендерга: “Син бераз серне беләсең, ләкин аны беркемгә дә әйтмә!” – дип кисәтә дә юк була.
1963 елда күктә “тәлинкә” күргәннән соң Роберт Ричардсон янына да шундый ук кара киемле өч кеше килә. Алар аның янына 1953 елда чыгарылган “Кадиллак” машинасында килгән була. Роберт ул машинаның номерын язып ала һәм, алар киткәч полициягә шалтыратып, ул номерның кем исеменә бирелгәнен сорый. Анда аңа бу номерның беркайчан да беркемгә дә бирелмәгәнлеген әйтәләр...
Роберт Ричардсон кара киемле бу кешеләрнең робот кебек атлап йөргәненә игътибар иткән.
Оча торган тәлинкәләр. Каян килә алар, ни эзләп йөриләр? Фән әһелләре, әлбәттә, аларны бар дип санамый. Аларга бу тәлинкәләрне “тотып” карау кирәк.
1977 елда Җиргә галәмнән 72 секунд дәвамында билгесез сигнал килгән. Тик аның каян килгәнлеген һәм нәрсә аңлатканлыгын бүгенгә кадәр һичкем белми.
Күптән түгел, галәмдәге “Keрlеr”-442” планетасы тормыш өчен Җиргә караганда күпкә яхшырак, дигән хәбәр таралды. Җирнең фәнни бәяләмәдәге рейтингы 0,829 булса, аныкы 0,836 икән. Ул “тәлинкәләр” дә шуннан килми микән?
Американың диңгез пехотачылары Вьетнамдагы Меконг елгасы ярында сары киемнән, буе ике метр чамасы булган җан ияләренә тап була. Берсенә 20 тапкыр аталар, тик ул кымшанмый да. Ә соңыннан ул үзе солдатларны куа башлый. Ярда аларның өч бармаклы аяк эзләре генә кала...
Әйе, Җирдә дә, җиһанда да әле без аңлата алмаган серләр бик күп: Американың Пенсильвания штатында күренгән “оча торган” канатлы кешеләр, Тибет һәм Һималай тауларындагы “кар кешеләре”, Тунгус метеориты... Янә дә Япониядә төшкән 3 метр биеклектәге түгәрәк НЛО, аның эченнән хатын-кызга охшаган җан иясе чыгуы һәм кулындагы дүрт почмаклы әйбер белән үзен дә, НЛОны да юкка чыгаруы...
Җирдә кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле сугышларның туктаганы юк. Кешене үтерү өчен 9 граммлы пуля җитә, диләр. Нинди генә яңа кораллар уйлап чыгармыйлар. Шул коралларга, сугышларга тотынылган чыгымны фән өлкәсенә юнәлткәндә, әлеге язмада бәян ителгән очракларга гына түгел, Җир йөзендә булган башка аномаль күренешләргә дә җавап табып булыр иде, минемчә.
Фуат Мусин.
(“Альманах неопознанного” дигән китап файдаланылды).