+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
7 февраль 2025, 08:30

Лифт "ычкынган"...

Уфаның торак йортларының берсендә коточкыч вакыйга булган.

Лифт "ычкынган"...
Лифт "ычкынган"...
Инцидентны видеокүзәтү камерасы төшереп алган, һәм язма инде социаль челтәрләрдә таралды.

Бу вакыйга, «Вся Уфа» телеканалы хәбәр иткәнчә, Дуван бульварындагы 22 / 1 санлы торак йортта булган. Өч мәктәп укучысы лифтка кергән һәм кинәт ул өченче катта туктаган. Кызларны бу әллә ни куркытмаган, чөнки, мондый хәл, бик еш булмаса да, очраштыргалый.

Кызлар диспетчерны чакырта, һәм җавап итеп: "утырыгыз!" дигән сүз ишетә. Лифт эчендәге ут кинәт сүнә, ә кабина аска таба оча. Кызлар шундук чүгәли, бер мизгелдән соң барысы да, бәхеткә, яхшы тәмамлана.

Кабина ничек кузгалса, шулай ук кинәт туктый да, һәм шунда ук диярлек аның эчендә ут кабына.

Билгеле булганча, мәктәп укучылары лифттан исән-имин чыга алган. Алар зыян күрмәгән, курку белән генә котылган.

фото: кп.ру


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас