22 гыйнварда хатын полициягә шалтырата һәм фатирдан сәер ис килүен хәбәр итә. Чыганакны табарга тырышып, ул 24 яшьлек кызның гәүдәсен таба. Урынга оперативниклар һәм тикшерүчеләр чыкты, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.
Тикшерү комитеты тикшерүчеләре һәм эчке эшләр органнары оперативниклары һәлак булган кешенең телефондагы язышуын өйрәнгән, видеокүзәтү камераларыннан язмаларны анализлаган. Шулай итеп, кызның соңгы аралашкан кешесе Чакмагыш районында яшәүче 24 яшьлек егет икәнен ачыклаганнар. Аны тоткарлаганнар, ул үтерүдә гаебен таныган.
Башкортстан Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, 9 гыйнварда егет сөйгән кызы белән талаша. Кыз аны һәлак булган хатынга көнләшә. Шуннан соң гаепләнүче үтерелгән кыз янына киткән, ул аны кәләшенә шалтыратырга, аларның үзара мөнәсәбәтләренең асылын аңлатырга күндерергә теләгән. Тегесе баш тарткан. Алар арасында конфликт чыга, аның барышында гаепләнүче кызның тәненең төрле өлешләренә пычак кадый. Шуннан соң, үтерү коралын үзе белән алып, өйдән чыгып китә. Пычакны чүп савытына ташлый, ә соңыннан гадәти тормышын дәвам итә.
Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган, шикләнелүче сак астында.
Фото: "Пресс-служба СУ СК по РБ"