Бу хакта бөтен татар дөньясы шаулады. Аннары алар аерылышты һәм бу хәлне "алдан уйланылган тамаша" дип атадылар.
Менә шул Даниил Зариповны суд ике елга төрмәгә утырткан. Ул дустының банк картасыннан акча урлауда гаепләнә.
Хокук саклау органнары фаразы буенча, Даниил Зарипов былтыр дустының банк картасын урлаган. Анда 5600 сум акча булган. Аннары ул акчаны теләгәнчә туздыра. Бу хакта «KazanFirst» сайты язган.
Даниил аңлатуынча, ул карталарны бутаган һәм туздырган сумманы дустына кайтарган инде.
«Дустымның өендә булдым. Мин карталарны бутаганмын, алып чыгып киткәнмен. Андагы акчаларның барысын да туздырдым. Кире кайтуга дустым полициягә мөрәҗәгать иткән иде инде. Аның белән татулаштык, мин аңа акчаны кайтардым», – дип сөйләгән гаепләнүче судта.
Егетне суд залында сак астына алганнар. Суд барышында дәүләт гаепләүчесе Зарипов өчен 2,5 ел колония таләп иткән, чөнки җинаятьне ул сынау срогы вакытында эшләгән.
Казанның Вахитов районы суды матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Даниил Зарипов элегрәк наркотикларны законсыз саклау һәм урлашу мәддәләре буенча берничә тапкыр җаваплылыкка тарттырылган булган.
фото: Айсылу Чижевскаяның шәхси аккаунтыннан.