+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 февраль 2025, 19:25

Ун миллион сумын югалткан

Узган тәүлектә республика халкы мошенникларга 17 миллион сумнан артык акча биргән. Эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык турында 31 хәбәр кергән.

Ун миллион сумын югалткан
Ун миллион сумын югалткан
Уфа шәһәре буенча 7нче полиция бүлегенә 32 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Ир белдерүенчә, ул мессенджерларның берсендә блогерның битен күзәткән, анысы үзенең язылучыларына өстәмә акча эшләү турында сөйләгән. Эшнең асылы чит ил валютасына акча кертүдән гыйбарәт булган. Тәкъдим белән кызыксынып, уфалы «трейдер» белән элемтәгә кергән. Әңгәмәдәш иргә "куратор" билгеләгән, инвестиция янчыгын ачарга ярдәм иткән һәм сумманы тапшыру өчен очрашу билгеләгән. Инвестицияләргә 4 миллион сум күләмендә акча кертелгән. Гариза бирүче көн саен капитал салулардан процентларның артуын күзәткән һәм җинаятьчеләр тәкъдиме буенча тагын 6 миллион сум керткән. Бер ел инвестицияләгәннән соң зыян күрүче керемен чыгарырга карар кылган, ләкин мөстәкыйль рәвештә моны эшли алмаган. Сайт блокланган булып чыккан, ә ялган аналитиклар элемтәгә чыгудан туктаган. Гомум зыян 10 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Шул ук полиция бүлегенә мошенниклык турындагы гариза белән 57 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Хатын сөйләгәнчә, мессенджерларның берсендә аңа янәсе пенсия фонды хезмәткәре шалтыраткан. Ул аңа исәпкә алынмаган эш еллары аркасында пенсиясен яңадан исәпләргә кирәк, дип хәбәр итә һәм смс-кодны хәбәр итүен сорый. «Белгечкә» ышанып, мөрәҗәгать итүче күрсәтмәләрне үти. Соңрак аның белән банк вәкилләре элемтәгә керә һәм билгесез кешеләрнең аның исеменә кредит рәсмиләштерергә тырышуы турында хәбәр итә. Шикле операцияләрне булдырмау өчен җинаятьчеләр зыян күрүчене барлык булган акчаларны «хәвефсез счетка» күчерергә күндергән. Алдау корбаны аларга 700 мең сумнан артык шәхси акчаларын күчергән.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: таныш булмаган кешеләрнең билгесез счетларына акча җибәрмәгез, бу күңелсез нәтиҗәләргә, ягъни зур бурычларга һәм шәхси тупланмаларны югалтуга китерә. Шәхси һәм банк мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итәргә, шулай ук смслардан кодны әйтергә кирәкми. Әгәр мошенниклар шалтыраткан икән, трубканы куегыз. Шулай итеп сез үзегезне һәм үз мөлкәтегезне сакларсыз.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас