+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 февраль , 08:20

"Ярдәмчел, матур гаилә иде..."

12 февральдә Самара өлкәсендә һәлак булган гаилә Туймазы районының Кандра поселогында яшәгән.

"Ярдәмчел, матур гаилә иде..."
"Ярдәмчел, матур гаилә иде..."
Бу авария турында кичә язган идек.

Анда дүрт кеше булган "Kia Rio" йөртүчесе юл кырыенда тукталган "КамАЗ"га бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә урында җиңел машинаның ике пассажиры: 36 яшьлек ир һәм 38 яшьлек хатын үлгән. Алар Туймазы районының Кандра бистәсендә яшәгән. Ул төнне ир белән хатын 11 яшьлек уллары һәм гаилә дуслары белән Самарага юл тоталар. Бала зыян күрмәгән, ә 36 яшьлек "Kia Rio" йөртүчесе җиңелчә җәрәхәтләр белән котылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, ул руль артында йоклап киткән.

Ир белән хатынның үлеме турындагы хәбәр Кандра бистәсендә яшәүчеләрне тетрәндергән. Гаилә турында күршеләре һәм танышлары бары тик ярдәмчел һәм хезмәт сөючән кешеләр буларак кына сөйли. Билгеле булганча, Гөлнур урындагы фитнес-үзәктә, ә ире Марат нефть чыгаруда, бораулаучы булып эшләгән. Икесе дә спорт белән шөгыльләнгән һәм актив тормыш рәвеше алып барган.

Социаль челтәрләрдә Гөлнур үз гаиләсенең фотоларын еш бастырган. Ире һәм ике баласы белән бергә алар мөмкин булганча диңгезгә ял итәргә чыккан,  Русиянең Кара диңгез яр буйларына 
өстенлек биргәннәр.

Һәлак булган парның танышы сөйләгәнчә, ир белән хатынны күп кенә авылдашлары белгән һәм хөрмәт иткән.

- Фаҗигале хәбәр бөтен бистәне тетрәндерде, гаилә бик яхшы һәм ярдәмчел иде, - дип сөйләгән «КП-Уфа»га Алия М.

Ир белән хатынның тагын бер кызы бар, 17 яшьлек үсмер сәфәрдә катнашмаган һәм хәзер әти-әнисенең үлемен авыр кичерә. Битараф булмаган кешеләр аның хисабына акча җыюны оештырган.

фото: кп.уфа

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: