+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 февраль 2025, 02:25

Ат күтәрмәс йөкләргә дә иелми безнең иңнәр...

Хыянәтче ире аңа: “Вакыты җиткәч, үзем туктармын, түз...” – диде

Ат күтәрмәс йөкләргә дә иелми безнең иңнәр...Ат күтәрмәс йөкләргә дә иелми безнең иңнәр...
Ат күтәрмәс йөкләргә дә иелми безнең иңнәр...

Хыянәтче ире аңа: “Вакыты җиткәч, үзем туктармын, түз...” – диде

Көчсезлеге белән көчле, диләр гүзәл затны. Ирнең киң җилкәсе артында җил-яңгырны күрмичә яшәп ятса, көчсез булу да язык түгел анысы. Әмма күп очракта язмыш аның җилкәсенә ир түгел, атлар да күтәрә алмаслык йөкне сала. Тартып барасы түгел, ә йөрәгенә сыйдырасы, рухы белән күтәрәсе йөкне. Әйтик, хыянәтне...
Сүз йомгагының башы узган гасыр башларына барып тоташа. Кушнаренко районы авылларының берсендә була бу хәл. Аңа катнашлыгы булган кешеләрнең әле дә исән булуын исәпкә алып, без исемнәрне үзгәртеп алырга булдык.

Басулардан яңа тулышып өлгергән башак исе килеп торган чор – август азагы. Бөтен халык урак өстендә. Ике басу ызанын бүлеп бормаланып аккан елгадай сузылган тузанлы юлдан яхшы атка җигелгән пролетка җилдерә. Дилбегәне тоткан кыз иңенә башын сал­ган урта яшьләрдәге ир кеше йокымсырап бара. Аларны ерактан ук күреп калган берәү: “Карагыз әле, Хәлим тагын хатын алып кайтып килә!” – дип оран салуга берничә кеше басу юлына чыгасы итте. Алар арасында Фазыл да бар иде. Каршысына чыккан кеше­ләрне күреп, ат, юыртуын туктатып, атлауга күчте. Дил­бегәне тоткан кыз иңсәсен селкетә биреп, юлдашын уятты. Шунда аның куркынган күзләре Фазылныкы белән очрашты. Я, Ходай, ни булды Фазылга – әллә яшен сук­тымы?! Бу кадәр матурлыкны төшендә дә күргәне юк бит аның! Хур кызының шәфәкъ нуры кунгандай алсу йө­зендәге һәр чалымы таң калдырды, ымсындырды, һушын алды яшь ирнең. Ә инде аңа төбәлгән тулган күлдәй күзләрнең зәңгәрлеге пролетка узып киткәч тә югалмады, зәңгәр яулык болгагандай, һавада тирбәлеп торды.

Хәлим белән Фазыл өч йорт аша күрше яши. Хәлим берничә тапкыр өйләнеп карады, әмма хатыннары, бәбигә уза алмыйча чирләп, аны ташлап китәргә мәҗбүр булды. Үзе бик ипле, йомшак күңелле кеше иде ул, җитмәсә, авылда иң хәллеләрдән санала. Тәслимә дә – мул тормышлы гаиләдә үскән кыз. Җитмәсә, абыйларыннан соң туган бердәнбер кыз бала да әле. Аны ярлы-ябагайга бирмим дип тырышкан ата-ана Хәлимнең җитешсез якларына күз йомды, ач-ялангач, болгавыр бер заманда тамакның тук булуы шулай бик күп нәрсәләрдән өстен тора иде шул...
Ә Фазылның балалары ел саен дип әйтерлек туып тора. Авызын ачса, үпкәсе күренеп торган батрак егетне күрше авылдан бер кызга көчләп дигәндәй өйләндергәннәр иде. Җанын кыйный-кыйный шуның белән гомер кичереп ятканда басу юлыннан килеп чыккан хур кызы тилертте аны. Ул Тәслимәгә хисләрен баштарак кыюсыз гына белгертте, соңыннан, үҗәтләнеп, аның юлын басар булды, шәүлә кебек артыннан йөрде. Тәслимә генә таш кыядай нык торды, күршесен якын да китермәде.

Шулай ел артыннан еллар узды. Яшь хатын бала багудан мәхрүм иде. Шул сәбәпле, аны бик тиз сырхау бөкте. Карап торып үлемгә этәргәнен аңлаган ире аңа аерылышырга үзе тәкъдим итте. Абыйлары Тәслимәне Уфага алып китәргә булды. Моны ишеткән Фазыл акылыннан шашты, ул Тәслимәне күрмичә бер генә көн дә тора алмаячагын яхшы аңлый иде.
Ә бер көн килеп, хатынына күңелен ачты Фазыл. Тегесе артык исе китми генә: “Синең белән барлы-юклы тормышта яшәп, мин дә гарык, балаларың белән үзең мәтәш инде”, дип, төен­чек­ләрен төйни дә башлады. Җиде яшьлек өлкән улы, өч яшьлек игезәкләр, рахиттан эче туптай кабарган бишектәге кечесен калдырып чыгып киткәндә йөрәге ничек түзгәндер, әмма шул китүеннән кире кайтмады ул.

Бу вакытта Тәслимә инде Уфага килеп урнаша. Ниндидер йомышы төшеп, бер төнгә яшерен генә авылга кайтып килергә кирәк була аңа. Нәкъ менә шунда Фазыл аның эзенә төшә. Дөрес­рәге, ул аны кулына төшерә һәм ничек итсә дә итә, әмма башкача ычкындырмый.

Элекке күршесе тупсасын атлап кергән мизгелләрен мәңге онытмый Тәслимә. Җиргә сеңеп барган кечкенә йорт. Ишек шыгырдап ачыла… Хатын алдында коточкыч манзара – өй эче шәп-шәрә, анда шундый ук шәрә балалар: берсе бишектә елый, икесе мич башыннан аякларын сәлендергән, дүртенчесе – иң олысы: “Әнкәй, нигә шулай озак килми тордың? Берүк китә күрмә инде – үләм бит мин болар белән!” – дип, итәгенә килеп ябыша. Тәс­лимә кире уйлап артка чигенгән җиреннән тупсага шуып төшә һәм, инде йөрәгенә үтеп кергән баласының яшь­ләрен сөртә-сөртә, аны куенына ала...

Казанны ачса – кара тараканнар, сәке өсте-асты пычракка баткан, тиздән килер үлемен сизенеп, бишектә бала ярсый, мич башындагы малайлар, ничек булса да бер зыян эшләргә тырышып орчык кебек әйләнә... Тик җиде яшьлек Вакыйф кына яңа әнисенең күзләренә баккан да, тын алырга да куркып, телсез калган. Шулай башланып китә яңа тормыш.

...Еллар уза. Тәслимә дөньяга өч кыз бала китерә. Фазылның улларына да чын әни була. Үзләренең әниләре яшәргә ерак шәһәргә киткән җиреннән балаларын күрергә кайткач, малайлар аның белән очрашырга теләми. Вакыйф: “Минем әнкәй берәү генә. Әгәр ул безнең беребезне генә булса да үзе белән алып киткән булса, бәлки, ул да якын кешебез булыр иде”, дип кырт кисә. Үз хәлләрен үзләре генә белүче ике хатын, чит кешеләр аша яулык алмашып, бер-берсен бәхилли...

Ә монысы инде алтмышынчы еллар. Фазыл белән Тәслимә балаларын башлы-күзле итеп, буйга җиткән төпчек кызлары белән яшәп яталар. Бүген аларның болыннан шомырт, печән җыеп кайтып килүләре. Алда шомырт белән туп-тулы чиләк күтәргән берәү бара. Аның янына килеп җиткәч, Фазыл, атын туктатып, хатынны печән белән тулы арбага күтәреп мендерде. Шунда ул дилбегәне Тәслимәгә тоттырды да, үзе яңа юлдашы белән арба очынарак шуышты. Алар – кичке уенда очрашкан яшьләр кебек чөкердәшеп, ә Тәслимә колак очына килеп ирешкән имеш-мимешләрнең дөрескә чыгуын аңла­ганнан аңы томаланып кайтып керделәр авылга. Фазыл – хыянәтче, ә монысы – әлегәчә “түтекәем” дип елан кебек боргаланып торган Рә­зифәсе – аның сөяркәсе! Дөньяның ас­ты өскә килде, диварлары өскә ишелеп төштемени?! Я Ходай, ничек түзәргә?!

– Вакыты җиткәч, үзем туктармын, түз, Тәслимә...
Фазылның бөтен әйткән сүзе шушы булды. Һәм Тәслимә түзде. Аның язмышына төшкән кайсы гына сынауга түзәр иде икән ир кеше?! Сырхауга дучар буласын белеп, кияүгә чыккан иренә тугрылык саклагандамы? Чит балаларга үз әнкә­ләре булгандамы? Ачлык-ялангачлык, сугыш ачыларын күреп исән калгач көйләнеп барган тормышта хыянәт уты ялмагандамы? Кайчандыр сынарга, иренә сырты белән борылырга тиеш булгандыр бит ул! Юк, үз вакытында хатын-кызда гына булган көч, рух ныклыгы белән ул гаиләсен саклап калган, балалар, килен-кияүләр игелегендә яше туксаннан узып дөнья куйганда да Фазылына ихтирамын югалтмый ул. Үзеннән алдарак бакыйлыкка күчкән хәләле турында: “Юк инде хәзер андый ирләр”, дип көрсенеп куя торган була.

Чыннан да, ир-ат түгел, атлар да күтәрә алмаслык йөкне тарта безнең гүзәл затлар. Туксанынчы елларда илдә булган буталчыкны гына искә төшерик. Завод-фабрикалар ябылып, эшчеләре урамга куып чыгарылгач, эшләп-эшләп тә акча алмый башлагач, күп ирләр стаканга батты, ә хатыннар юлчы букчалары асты. Польша, Кытай, Төркия юлларында адәм күтәрә алмастай төенчекләрне өстерәп йөрде алар. Алып кайткач, ул вакытта урам чатларындагы ачык базарларда сатты, кайберләре сатылмаган товарларын уйлап, төн йокыларыннан, авыр хезмәттән сәламәт­лекләреннән, элекке матурлыкларыннан язды. Ирләр арасында, хатыннарына аркаланып авыр заманнарны үткәргәч, аның тырышлыгы аркасында галстук тагып, кәттә машиналарга утыргач, “карт” хатынны яшенә алмаштырганнар да булды. Ә ташланган хатыннар балалары өчен яшәде. Алименттан качып, яки хезмәт хакын азрак күрсәтеп, аны киметкән хөрәсәннәргә карамыйча һаман алар тарта йөкне – көчсез зат­лар...

...Җәмгыятьнең хатын-кыз алдында бурычы күп әле. Ил корабы ирләр кулында. Алар үзләренең бу дөньяга ничек яралганын, авыр чакта кемгә таянганын онытмаса, гүзәл затларның урыны түрдә булыр әле, иншаллаһ. Бүгенге хәл-шартлар безне янә якыннарыбызның сәламәтлеге, кайчак гомере өчен дә җаваплылыкны иңнәребезгә алуны таләп итә. “Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби” булыйк, кызлар, иелмәсен безнең иңнәр!

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас