+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 февраль 2025, 10:00

Башта җәяү йөрергә өйрән!

Краснокама районында каргизәрдә йөргән ике кеше боз астына төшеп киткән.

Башта җәяү йөрергә өйрән!
Башта җәяү йөрергә өйрән!
Бәхеткә, алар мөстәкыйль рәвештә чыгарга өлгергән, ләкин бик нык өшегәннәр, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

"Соңгы вакытта халык арасында каргизәрләрдә туристлык сәфәрләре популярлаша бара, әмма кар машиналарын эксплуатацияләгәндә хәвефсезлекнең элементар кагыйдәләрен һәркем дә белми, - дип билгеләделәр ведомствода. - Каргизәрдә йөрергә чыкканда хәвефсезлек турында онытмагыз!»

Коткаручылар түбәндәге киңәшләрне бирде:

- машина йөртүчеләргә эксплуатация үзенчәлекләрен камил өйрәнергә һәм кар машинасын йөртү кагыйдәләрен үзләштерергә кирәк;
- исерек хәлдә кар машинасы руле артына утырмагыз;
- кар машинасын йөртүчегә һәрвакыт саклагыч шлем кияргә кирәк;
- каргизәрләрдә ерак араларга ялгыз йөрү куркыныч тудыра.

Фото: "пресс-служба Госкомитета по ЧС РБ"

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас