Узган ел Башкортстанда эзләнүче гражданнарның 19ының җансыз гәүдәсе табылган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, былтыр рәсми рәвештә 124 кеше эзләүгә игълан ителгән.
"Аларның 46сын исән килеш таптылар. 19 мәет табылган. 59 кеше эзләүдә", - ди ведомство вәкиле.
Республика халкының өйдән китүенең төп сәбәбе итеп полиция хезмәткәрләре якын кешеләр арасындагы ызгышлар һәм аңлашылмаучанлыкларны атый. Еш кына эзләүгә үсмерләр эләгә, алар конфликтлардан соң өйләреннән кача.
Элегрәк ел башыннан Башкортстанда 22 кеше югалуы турында хәбәр иткән иде. Барысын да полиция хезмәткәрләре, коткаручылар тапкан, яки алар өйләренә үзләре кайткан.
Фото: башинформ