+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 февраль 2025, 12:30

Сабыеның җанын кыючы өенә кайтырга тели

Шушы көннәрдә Благовещенда яшәүче 27 яшьлек хатын үзенең алты айлык кызын үтергән.

Сабыеның җанын кыючы өенә кайтырга телиСабыеның җанын кыючы өенә кайтырга тели
Сабыеның җанын кыючы өенә кайтырга тели
Бала белән өйдә булганда, ул кызның елавы аркасында аны үтерергә карар кылган. Ана көч куллана һәм ниятләгәнен тормышка ашыра, бала вафат була. Бу хакта Благовещен районы суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәлгә бәйле рәвештә Русия Җинаять кодексының 105 мәддәсенең 2 өлеше «в» пункты буенча җинаять эше кузгатылган (кечкенә баланы үтерү).

Гаепләнүче 2 айга сак астына алынган. Шул ук вакытта хатын һәм аның адвокаты өй аресты белән генә чикләнүне сораган, чөнки гаепләнүче уңай характерлана, ә аның үз-үзен тотышын депрессия һәм кызының вакытыннан алда тууы, авыруы, ананың башка балалары булуы белән аңлатырга тырышалар. Әйткәндәй, ул балаларда да тән җәрәхәтләре табылган...
 
 
Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас