+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
22 февраль 2025, 08:25

Түшәмнән кан тамганда...

Сихерченең абыемны шулай җәзалавы аны җинаятен танырга мәҗбүр итте.

Түшәмнән кан тамганда...Түшәмнән кан тамганда...
Түшәмнән кан тамганда...
Үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында (хәзер шулай дип язарга яраталар) кичергән әлеге хәлләргә үзем шаһит булдым. Мин әле башлангыч сыйныфларда укыганда ук үз әтием безне ташлап китте, ә миңа 13 яшь тулгач, әни икенчегә кияүгә чыкты. Үги әтинең үз хатыны үлгән, аның Хәниф исемле улы калган. Шулай итеп, дүртәүләп яши башлагач, без фатирларыбызны иркенрәккә алмаштык. Әнием өчен бик шат идем, чөнки аның яратылып яшәвен сизеп-тоеп тордым...

Ләкин Хәниф үзе бер бәла, җәфа иде. Карап торуга әйбәт кенә кебек, ләкин бик кызу, тотнаксыз, өстәвенә, нык үпкәчел булды ул. Чем кара күзле, бөдрә чәчле бу үсмер егет күп кызларга ошый иде, әмма холкы барыбызга да көн саен мәшәкать кенә тудырып торды. Әнием аны аңларга, аңа икенче әни булырга тырышты, тик 16 яшьлек абыема болар кирәкми иде...
Үги әти гел эштә булды, ике­ләтә ишәйгән гаиләсен туендырырга тырышты. Ул да, әни дә икенчегә бәби алып кайтырга хыялланулары турында бик яшереп тә бармадылар, шуңа без йокларга ятканнан соң аларның йокы бүлмәләре ишегенә шакымаска тырыштык, “мишәйт итмәдек”...
 
Ә бер кичтә Хәниф гадәттәге­дән иртәрәк кайтты. Ул бик борчулы иде, шундук үз бүлмәсенә кереп бикләнде дә тәүлек буе аннан чыкмады. Чыккач та безнең белән юньләп сөйләш­мәде, психланып, мыгырданып йөрде...
 
Ә төннәрнең берсендә бу абыем үзенең бүлмәсеннән чучка тавышлары чинагандай кычкырынып килеп чыкты, аның куллары канга баткан иде. Без әнием белән (үги әти эштә иде) аның бүлмәсенә йөгереп кердек. Без Хәнифне берәр нәрсәгә киселгән, яраланган дип уйлаган идек, ләкин ул түшәмгә генә төртеп күрсәтте. Аннан, түшәмнән, канга охшаган ниндидер кызыл сыекча тамчылап тора иде, анда зур кызыл тап барлыкка килгән, ә шул урында идәндә зур булмаган күлләвек җыелган.
 
Әнием шунда ук өстәге күршегә йөгермәкче булган иде дә, ләкин мин аны җибәрмәдем, ул күрше­ләрдә бу вакытта ниләр булып ятканын кем белсен?! Бәласеннән башаяк! Бәхеткә, бераздан үги әти дә кайтып җитте һәм күршеләргә менеп китте. Әйтергә кирәк, ул күрше бик тыныч кына холыклы ялгыз карчык иде. Ул безнең түшәмнән тамчылап торган әлеге сәер кызыл сыекча турында сөйләгәннәргә бик аптырады, чөнки аның идәнендә бернинди дә сыекча юк иде. Мин ул әбекәйләргә әти-әни белән бергә үзем дә күтәрел­дем һәм идәнендә шикле тоелган бернәрсә дә күрмәдем.
 
Икенче көнне иртән без торак-эксплуатация участогыннан чакырткан вәкил килде, ләкин ул да әлеге кызыл сыекчаның чыганагын таба алмады. Төш вакытлары җитүгә әлеге тамчылар тамудан туктады һәм, ни гаҗәп, түшәмдә бернинди дә эзе калмады! Без, ниһаять, җиңел сулап куйдык...
 
Ләкин иртәрәк шатланганбыз икән, икенче төндә барысы да яңадан кабатланды! Һәм төш вакытларына кан тамудан янә туктады һәм кибеп бетте. Хәнифкә карап тору да куркыныч иде. Шушы ике көндә һәм төндә ул ун килограммга дип әйтерлек ябыкты бугай, йөзендә, акылдан язган кешенеке кебек, чем кара күзләре генә ялтырап утырып калган иде. Ә инде өченче төндә дә барысы да яңадан башлангач, ул түзмәде һәм каядыр чыгып йөгерде...
 
Соңрак билгеле булуынча, абыем шул көнне туп-туры милициягә барган һәм иптәш егетен саксызлык аркасында үте­рүен таныган. Ачыклануынча, абыем теге кичтә гадәттәгедән иртәрәк һәм бик борчулы кайткан көнне алар танышы Җәмил белән Гөлфәридә исемле бер кыз аркасында туп-туры урам уртасында сугышкан. Хәниф аны бик каты этеп җибәргәч, тегесе шунда җирдән чыгып торган очлы тимер өстенә барып төшкән, ул Җәмил­нең гәүдәсен үтәли тишеп чыккан. Бу хәлләрне беркем дә күрмәсә дә, Хәниф бик курыккан да өйгә кайтып йөгергән, ә теге егет күп кан югалтудан шунда җан биргән...
 
Күпмедер вакыттан соң ишетеп белүемчә, мәрхүм Җәмилнең әнисе ерак түгел авылда яшәүче һәм ул вакытта бик күпләргә билгеле сихерче Сәкинә карчыкка барган. Бахыр ана улын үтергән җинаятьченең дә шулай ук каны агып бетеп үлүен теләгән, ләкин Сәкинә әбекәй бу ананы үгетләп, җанына мондый зур гөнаһ алу уеннан кире кайтарган һәм аңа махсус ритуал үткәрергә тәкъдим иткән, аның тәэсирендә җина­ятьче үзенең гаебен танырга мәҗбүр булачак, дигән. Һәм шулай килеп чыкты да!
 
Хәнифне балигъ булмаганнар өчен тәгаенләнгән колониягә озаттылар. Бер яклап караганда, кызганыч та иде ул, явыз нияттән үтермәгән бит. Икенче яклап карасаң, куркып качмаса, ашыгыч ярдәм чакыртса, ул егет, бәлки, исән дә калыр иде. Ә канлы түшәм гомерем буена исемдә калды, чөнки ул сихерче тәэси­рендә барлыкка килгән һәм мин шаһит булган куркыныч күренеш иде.
Ә Хәниф колониядән кайткач, түшәмдәге канлы тапны да, аннан үзенең коты алынуын да хәтер­ләмәве турында сөйләде, мили­циягә дә үзем бардым, дип ышандырырга тырышты. Ничек кенә булмасын, ул тапның ничек барлыкка килеп, эзсез югалуы минем өчен әле дә аңлашылмаган күре­неш, олы сер булып кала.
 
Шунысы сәер: гадәттән тыш хәлләр белән очрашкан кешеләр алар хакында соңыннан ни өчен я бөтенләй оныта, я булганлыгын кире кага? Әллә инде безнең баш мие шулай корылганмы: аңлата алмаслык күренеш-хәлләрне хәтернең “булмаган” дип аталучы киштәсенә салып куямы?..

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас