+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 февраль 2025, 14:35

Баланы алдап тулай торакка алып кергән

Уфада 9 яшьлек кызга карата көчләү гамәлләре кылган бәндәне эзлиләр.

Баланы алдап тулай торакка алып кергән
Баланы алдап тулай торакка алып кергән
Ул баланы әбисенә ярдәм итү сылтавы белән тулай торакка алдап алып керергә мөмкин.

Mash Batash telegram-каналы мәгълүматлары буенча, 50-60 яшьлек ир урамда сәнгать мәктәбенә түгәрәккә язылырга барган кызны күргән һәм аннан ярдәм итүен сораган. Ир баланы тулай торакта пенсионер - аның туганы яшәвенә һәм аңа кием-салымын юарга кирәклегенә ышандырган. Бернәрсәдән дә шикләнмәгән кыз, ят кешегә ярдәм итәргә риза булып, аның артыннан ияргән.

Тулай торак бүлмәсендә ир мәктәп укучысына карата азгын гамәлләр кылган һәм, фаразланганча, баланы шантажлаган видеога төшергән.

Хәзер бу бәндәне полиция эзли. Аңа 20 елга кадәр төрмә яный.

Фото: башинформ

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас