МЧСның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кичә көндез Туймазы районының Илчембәт авылында яшәүче 35 яшьлек хатынның югалуы турында хәбәр килгән. Бу хәл турында аның әтисе белдергән. Аны шундук эзли башлаганнар һәм, кызганычка каршы, Төбәк-күл күлләрендә җансыз гәүдәсен тапканнар. Хәзер оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.
Ведомствода аңлатуларынча, ел башыннан бу - сулыклардагы һәлакәтнең өченче очрагы.
фото: "МЧС по РБ"