Узган ел ахырында ул инвестицияләү буенча укулар узган. Интернетта курс узу вакытында ир-ат яңа танышлар булдырган, алар аңарда санлы валютага кызыксыну «тудырган». Үзен брокерлык конторасы менеджеры дип таныштырып, билгесез кеше мөрәҗәгать итүчене ялган трейдер белән бәйләгән. Мошенник санлы валютага кертемнәрнең отышлы булуына һәм тиз акча эшләүгә ышандырган.
Аферистларның тәкъдиме белән кызыксынып, алдау корбаны акчаны электрон янчыкка күчерә башлый. Башта ул үз тупланмаларын күчерә – 1,8 млн сум. Аннары мошенниклар күрсәтмәсе буенча кредит ала – 2,3 млн сумнан артык. Әмма биржада "отышлырак" операцияләр ясау өчен иргә "акча янчыгында" сумманы арттырырга тәкъдим итәләр. Шул вакыт ир үзенең «мавыгулары» турында хатынына сөйләгән һәм кредит алуын сораган. Ул банкта заем рәсмиләштергән һәм акчаны тормыш иптәшенә тапшырган. Ә анысы мошенниклар күрсәткән счетка 1,2 млн сумнан артык акча күчергән. Соңрак җинаятьчеләр үз корбаннарын чиста табышны «арттыруга» ышандырган һәм ир яңадан кредит алган һәм мошенникларга тагын 2 млн сум күчергән.
Аннары ир табышын алырга уйлаган, ләкин булдыра алмаган һәм полициягә килгән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: билгесез номерлардан шалтыратуларга игътибарлы булыгыз. "Җиңел" хезмәт хакы тәкъдим иткән һәркемгә ышанмагыз. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез һәм акчаны билгесез счетларга күчермәгез.
Фото: башинформ