"Бу хәлне миңа бер таныш бабай сөйләгән иде. Сезгә дә җиткерәсем килә.
1947 ел. Воркутадан ерак түгел яңа шахта төзергә җибәрделәр. Безнең бригадада ике мулла да бар, бертуганнар, абыйлы-энеле. Җомга көннәрендә намаз укыйлар, аларны шуның өчен лагерь хуҗасы кушуы буенча сакчылар хәлләре беткәнче кыйный. Монда эләккәнче төрле лагерьларда булганнар инде. Намаз укыганнары өчен бер җирдә дә яратмаганнар. Аларны берсе дә үзләрендә тотарга теләми. Безнең начальник та алардан котылырга уйлаган.
Бер җомгада, теге ике агалы-энеле туганнар тагын җомга намазына бүленгәч, сакчылар алты эт алып килде. Ач этләрнең улавы котны алырлык иде. Лагерь хуҗасы намаз укучыларны алып килергә боерды. Тоткыннар тынсыз калды, моның нәрсә аңлатканын белә идек без. Алты ач эт аларны эх тә итми ботарлап, ашап бетерәчәк иде...
Менә аларны алып килделәр: алдан - абыйсы, арттан энесе килә. Теге ач этләрне бәйдән ычкындырып җибәрделәр. Үзләре янына этләр чабып килгәнне аңлап, тегеләр аларга каршы борылып басты. Икесе дә кулларын өскә күтәреп, иреннәрен кыймылдаттылар. Менә-менә ач этләр аларны өзгәләп ташласын аңлап, башларыбызны аска идек. Кайберәүләр куллары белән йөзләрен каплады, кемнәрдер бу явызлыкны күрмәс өчен борылып басты...
Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Теге икәү янына килеп җиткән ач этләр алар тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Ачуланып өргән тавышлары тынды, этләр, хуҗаларын күргәч, сөенечтән чинаган тавыш чыгара бит, болар да шулай итеп алар тирәсендә койрык болгап йөри башлады. Ач этләрнең бу хикмәтләрен аңлап булмый иде. Менә алар теге ике мулланың аякларын ялый башлады. Этләр тавышы тәмам тынгач кына без тегеләрнең көйләп Коръән укуларын ишеттек. Аларның “Аллаһу әкбәр!” дигән тавышлары безнең йөрәкләрне телеп керде. Тоткыннарның гына түгел, төрмә сакчыларының да күзләреннән яшьләр тамды...
Лагерь начальнигының да йөзе үзгәргән иде. Ул беркемгә бер сүз дәшмичә борылып китеп барды. Бер сакчы этләрне чакырып алды, теге ике мөселманга башкалар янына басарга кушты. Минем йөрәгемдә ниндидер бер хис-тойгы барлыкка килде: Бөек Көч бар, һәм Ул шушы ике, Үзенә гыйбадәттә булган бәндәләрен саклап калды!
Тырыша-тырыша Аның юклыгын исбатларга омтылсалар да, Аллаһы Тәгәлә бар! Җир йөзендәге барлык көчләрне бергә кушсаң да җиңеп булмаслык Көч ул!.."
Фото: bashinform.ru