Соңгы көннәрдә Салават районының Чибәркүл авылы халкы ферма янындагы бүреләргә зарлана. Тирә-якта әйләнеп йөргән ерткычлар аркасында кешеләр кичен урамга чыгарга курка.
Вәзгыять шулкадәр җитдиләнгән ки, халык ярдәм сорап Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясенең район бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә Лагыр авылы аучылары засада оештырган һәм ерткычларның берсен тота алган.
Ләкин авыл янында тагын бер көтү бүре әйләнеп йөри. Ерткычларны аулау һәм эзәрлекләү дәвам итә, һәм урындагы аучылар халыкның иминлеген тәэмин итү өчен бөтен көчен сала.
Фото: мк.ру