+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
6 март 2025, 20:35

Песиләре дә табылган

Коткаручылар Уфа янындагы Михайловкада фатир хуҗаларының песиен тапканнар, анда кичә көчле шартлау булган иде.

Песиләре дә табылган
Песиләре дә табылган

Басик кушаматлы песи өй тирәли йөргән. Аның койрыгы янган. Хайван стресс хәлендә һәм беркемне дә үз янына китерми, дип хәбәр иттеләр МЧСта.

Исегезгә төшерәбез, кичә Уфа районы Михайловка авылындагы 2 катлы күпфатирлы йортның бер фатирында көчле шартлау булган. МЧС версиясе буенча, технологик процесс бозылу нәтиҗәсендә спиртлы эчемлекләр әзерләгәндә самогон аппараты шартлаган.

48 яшьлек ир-ат һәм 52 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, алар төрле пешүләр белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган, берсе реанимациядә. Тагын өч кеше тиз арада өйдән эвакуацияләнә алган.

Фото: "главное управление МЧС по РБ"

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас