+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 март 2025, 06:15

Шартлау нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән

Бүген иртән Уфа районындагы фатирда көчле шартлау булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, моңа самогон аппараты гаепле...

Шартлау нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргәнШартлау нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән
Шартлау нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән
Михайловка бистәсендә ике катлы йортның бер фатирында кинәт янучан парлар кабынып киткән һәм шуннан соң шартлау ишетелгән.

Һәлакәт урынына МЧС янгын сүндерүчеләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр килгән. 4 квадрат метр мәйданда янгын сүндерелгән. Биналарны тикшерү үткәрелә.

Кызганычка каршы, ир белән хатын зыян күргән. 3 кеше өйдән мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.

Килеп чыккан хәлнең сәбәбе ачыклана, урында тикшерү-оператив төркем эшли.

Хәлне бәяләү һәм кирәкле чаралар күрү өчен урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов килгән.

Фото: "МЧС России"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас