Әнисә карчык еш кына күршеләренә кереп утырырга ярата. Яшьлек ахирәте Нәзирә белән алар бер-берсенең хәлен белешә, соңгы яңалыклар белән уртаклаша һәм, әлбәттә, хатирәләрен яңарта.
– Кеше күңеле – тирән күл, диләрме әле? Тормыш юлын узганда ул күлгә тамчылап хатирәләр дә җыела шул. Ә инде кайберләрен кешегә сөйләсәң дә ышанырлык түгел. Бүген инде үзем ул хәлләрне елмаеп кына искә алам.
Бүген иремне төшемдә күрдем. Яшь чагындагы кебек чибәр, матур киенгән, үзе елмаеп тора. И-и-и, җаныкаем, бергә яшәгән чаклар сагындыра шул, – диде дә бит очына тәгәрәп төшкән күз яшен кеше күргәнче дип тиз генә сөртеп алгач, дәвам итте. – Ахирәт, күңелемнең тулган чагы, тыңла әле, дип сүз башлады тугызынчы дистәсен тутырып баручы Әнисә карчык.
– Ирем белән без яшьли өйләнештек. Озын һәм төз гәүдә, бөдрәләнеп торган кап-кара чәчләр, чибәр йөзле бу егет артымнан йөри башлагач, мин бераз сагаеп та калган идем, чөнки, чибәр ир-егетләргә хатын-кызның күзе еш төшә, гашыйк та булганнарын белә идем. Риф, бик чибәр булудан тыш, ачык йөзле, киң күңелле дә иде. Иң мөһиме – ул ышанычлы булуы белән мине җәлеп итте. “Әнисә, артымнан йөргән кызлардан арыдым. Мин күңелемә, йөрәгемә якын бердәнберемне эзләдем һәм таптым. Ул син, Әнисә. Гомерем буе сиңа гына тугры булачакмын”, – дигәндә дулкынланудан һәм каушаудан кып-кызыл булды. Шул мизгелдә аның шомырттай янып торган кап-кара күзләрен, ышанычлы карашын тойдым. Әлбәттә, мин үзем дә аңа үлеп гашыйк идем. Озакламый матур итеп гаилә кордык. Икебез дә укытучы буларак, эш урыннарын алыштырырга, бер шәһәрдән икенчесенә күченеп йөрергә дә туры килде. Яңа коллективка җитәкче булып урнашкач та ул үзенең өйләнгән һәм ике ул әтисе икәнлеген әйтеп куя иде. Риф, чынлап та, тугрылыгына тузан бөртеге дә кундырмаса да, яши-яши үзе көнләшә башлады. “Бәлки, син дә, ирләре булуга карамастан, миңа гашыйк булган хатын-кызлар кебек, башка берәүне сөясеңдер?” – дип шикләнүләрен әледән-әле белдерде. Әлбәттә, мондый сүзләр минем саф күңелемә тисә дә, зур тавыш чыгармый гына гаиләдәге татулыкны саклап калырга тырыштым.
Мин икенче бала белән декрет ялында булганда, ирем мәктәп директоры вазыйфасында иде. Шул чакта мәгариф бүлегенә җитәкче итеп бер ханымны тәгаенләделәр. Ул кияүдә түгел иде. Менә шул ханым Рифкә гашыйк була һәм үзенең хис-тойгыларын хат итеп язып сала. Ул хатны ирем белән икәү укыдык. Әлбәттә, ирем аңа җавап хаты язмады, тик хатлар килү туктамады. Почта тартмасыннан хат алып кергән саен өйдә тавыш чыкты. Юк, ул гауганы мин түгел, киресенчә, ирем башлый иде.
– Теге хатын тагын хат язган! Мә, укы! Хәер, аны укып торасы да түгелдер. Шул бер балык башын чәйнидер инде?! Имеш, ярата! Имеш, бер күрүдә гашыйк булган! Әйт әле, бәлки, син дә шундый хатлар язасыңдыр? Бәлки, син дә башка ирләргә гашыйксыңдыр? – дип үртәлде.
Ә чираттагы хатында теге хатын иремне ресторанга очрашуга чакырган иде. Өйдәге талаштан һәм нахак яладан гарык булганга күрә, иремнән бу очрашуга барып, аңлашуын үтендем. Ә ул зур күзләре белән миңа тутырып карады да:
– Нәрсә сөйләгәнеңне ишетәсеңме? Миннән котыласың киләме? – диде тавышын күтәреп.
– Юк! Икебез арасындагы талаштан ялыктым. Мин синең белән барам! – дидем.
Тәгаенләнгән көнне хатка язылган адрес буенча киттек. Өстәл янында безне купшы киенгән чибәр хатын каршы алды. Табын ике кешегә әзерләнгән иде. Ирем:
– Таныш булыгыз, бу минем тормыш иптәшем Әнисә, – дип безне таныштырды. Аннан соң официантны чакырып, өченче кешегә дә аш-су җиһазларын китерүне үтенде.
Официант килгәнче озак вакыт узгандай булды. Ресторанда эшләгән музыкантлар, безнең хәлне аңлагандай, җай гына көй уйный башлады. Арадагы авыр тынлыкны бозарга тырышып, мин иремне биергә чакырдым.
– Риф, бу хатынны мин кызганам. Бәлки, ул чынлап та гашыйк булгандыр һәм, үзсүзлелеген, үҗәтлеген өскә куеп, башкаларны уйламыйча, теләсә нинди бәягә хатын-кыз бәхетенә ирешәсе киләдер. Кичерик бичара хатынны. Аны берничә минутка гына бәхетле ит. Хәзер мин урыныма утырам, ә син аны биергә чакыр. Ул ресторанга безнең икәү киләчәгебезне һич уйламаган бит. Мин килмәгән булсам, барыбер биер идегез, – дидем дә иремне өстәл янына алып килдем.
– Әйдә биергә, – диде ирем кырыс тавыш белән купшы хатынга карамый гына. Хатын каршы килмәде. Алар икәү зал уртасында бераз әйләнгәч, музыка да тынды. Кире өстәл янына килгәндә иремнең йөзендә канәгатьсезлекнең артуы тагын да ныграк сизелә иде.
Ул арада өстәлгә аш-су да китерделәр. Тик ашның тәме, өстәлнең яме юк иде. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, очрашуга чакырган ханымга рәхмәт әйтеп, кайтып киттек. Шушы хәлдән соң ирем артык көнләшми, йортыбызда бер сәбәпсез тавыш-гауга да чыгармый башлады. Тормыш булгач, төрле хәлләр булды инде. Ә шулай да, хатын-кыз хәйләкәр дә, сабыр да, акыллы да булырга тиеш. Хатын-кызга Ходайдан бик күп көч бирелгән. Аны дөрес куллана белергә генә кирәк, – диде дә Әнисә карчык, беразга тынып калды. Аннары яулыгын матурлап бәйләп куйды да:
– Ахирәт, әйдә, бер дога кылыйк әле. Иремнең рухына багышлыйк. Төшемә кергәч, дога өмет итәдер, – диде.
Бераздан “Әл-Фәтыйха” сүрәсе укыган тавыш йорт эченә якты нур таратты.
Зөһрә ИСЛАМОВА.