Билгеле булуынча, «Лада Гранта» руле артында 40 яшьлек ир «ЗИЛ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Фаҗига нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе - шул урында, аның хатыны дәваханәдә үлгән.
Машинада аларның тугыз яшьлек кызы да булган. Ул дәваханәгә китерелгән.
Кичә республикада үлем белән тәмамланган өч авария теркәлгән. Юлларда сак булыгыз! Ул битарафлыкны гафу итми!
фото: "ГАИ РБ"