Салаватта шәһәр коткаручылары Агыйдел елгасыннан боз астына төшкән хатын-кызны чыгарган, дип хәбәр итә республика МЧСы.
Асылмалы күпердән ерак түгел хатын-кыз боз өстендә йөргән һәм ниндидер мизгелдә ачык суга килеп төшкән.
Коткаручылар шунда ук бу урынга килеп җитә һәм хатынны коткара, шуннан соң зыян күрүчене медикларга тапшыралар.
Әле хатын-кыз реанимациядә.
Сак булыгыз! Язгы боз ястык калынлык булса да хәвефле.
Фото: "МЧС России"