Юл-транспорт һәлакәте узган якшәмбедә Хәйбулла районында, Ырынбур өлкәсе чигендә теркәлде. Арткы утыргычта утырган 9 яшьлек кыз гына исән калган...
Ул көнне һава шартлары яхшы түгел иде. Машинада 40 яшьлек Айнур, 31 яшьлек Мария һәм аның беренче никахыннан туган кызы була. "Лада Гранта" маркалы автомашинада Акъяр авылына кайтып барганда, алар алдында "ЗИЛ" йөк машинасы пәйда була. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен әйтүе кыен: Айнур йөк машинасын күрмәгәнме, әллә игътибарын читкә юнәлткәнме? Ләкин бәрелү бик көчле була. Машина йөртүче шул урында җан бирә, аның хатынын дәваханәгә алып китәләр. Ләкин коткара алмыйлар. Кыз җәрәхәтләр алган һәм хәзер Сибай дәваханәсендә ята, аның хәле тотрыклы.
Айнур белән Мария моннан өч ел элек өйләнешкәннәр. Аларның һәркайсының бу икенче никахы. Гаилә башлыгының үз бизнесы бар, аның беренче никахтан ике олы кызы калган. Ул үги кызын да бик яраткан. Шундый гаилә бәхете бер мизгелдә җимерелгән.
Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Фото: "аиф.уфа.ру"