Ул вафат булган.
Бу хәл турында "Горобзор"га аның хатыны Яна хәбәр иткән. Ул ире узган елның декабрендә яңа эшкә урнашу өчен медкомиссия узган, дип сөйләгән. Аның нәтиҗәләре буенча ул тулысынча сәламәт булган.
Фаҗигале вакыйгалар стоматология поликлиникасында теш дәвалаудан башлана. Берничә көннән ирнең температурасы күтәрелә, казналыгында- шеш, ә авызында һәм тәнендә җәрәхәтләр барлыкка килә. Алга таба аның хәле начарлана гына. Алексей төрле медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә, анда аңа төрле диагнозлар куела: герпес, стоматит... Билгеләнгән дәвалау ярдәм итми. Февраль ахырында, лейкоцитлар күрсәткечләре критик билгегә җиткәч, уфалыны «ашыгыч ярдәм» белән 21нче дәваханәгә китерәләр. Анда ул өч сәгать ярдәмсез уздыра, шуннан соң аны гомуми коридорга «ашыгыч ярдәм» көтәргә чыгаралар. Яна Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткәндә инде соң була-аның иренең үлем алды конвульсияләре башлана. Алексей реанимациядә вафат була.
Ирнең хатыны һәм өч баласы калган, кечесенә өч яшь тә юк. Гаилә Алексейның үлемен тикшерүне һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыруны таләп итә.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә пациентның медицина ярдәме сорап 27 февральдә 21нче дәваханәнең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итүен расладылар. Профильле табиб-белгечләр тарафыннан башлангыч диагноз куелган һәм Уфа шәһәре медицина оешмасының профильле бүлегенә күчерү килешенгән.
"Күчерүне көткәндә пациентның хәле начарланган. Аны кирәкле медицина ярдәме күрсәтү өчен 21нче хастаханәнең реанимация бүлегенә күчергәннәр. Үткәрелгән реанимация чараларына карамастан, пациентның биологик үлеме теркәлгән", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Алексейның гәүдәсен патологоанатомик тикшеренүгә җибәргәннәр, аның нәтиҗәләре буенча әлеге клиник очракны тикшерү үткәреләчәк.
Фото: мк.ру