+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
14 март 2025, 11:56

Карлыган куагы

Исән чакта күрешик, үкенечкә калмасын...

Әминә апага быел 80 яшь тулды. Ул гомере буе авылда яшәде. Башта колхозда эшләде, аннары мәктәптә укытты. Тормыш иптәше Миңнулла абый белән гомер буе бер-берсенә терәк булып яшәделәр. Ләкин Миңнулла бабай инде күптән вафат. Балалары шәһәргә китеп, үз тормышлары белән яши. Ни кызганыч, алар авылга сирәк кайта иде...

Ә Әминә апа аларны көтә, еракка сузылып югалучы юл ягына чыккан тәрәзәсенә карап, һаман аларны көтә иде... Капкадан балалары һәм оныклары кайтып керерләр кебек, ишектән йөгереп килеп, кочаклар кебек… Ләкин, кышларын – карлы, язларын – пычрак, җәйләрен тузанлы юл буш кала бирде...

Көннәр үтә тора, ә Әминә апаның йөрәгендә бер генә өмет – оныкларын һәм балаларын күрү. Оныгы Ләйләнең ике ел кайтканы юк. Ләкин видеоэлемтә буенча соңгы аралашканда кыз җәен авылга кайтырга планлаштыруын белдерде.

– Әби, мин кайтканда синең бакчаңда карлыган үссен әле! Мин кечкенә чакта аны ярата идем бит, хәтерлисеңме? – дигән иде ул телефоннан.

Бу сүзләрне ишеткәч, Әминә апаның күзләренә яшь тулды. Оныгы балачагын хәтерли, авыл җимешләрен сагына икән! Ул шул көннән үк бакчасына чыгып, карлыган үсентеләрен яңар­тырга кереште. Карлыган куаклары күптән картайган иде инде. Миңнулла белән бергә утырткан куаклар… Күпме еллар узган…

– Үс, карлыганым, үс! – дип сөйләнде Әминә апа, яңадан-яңа үсентеләр утыртып. – Икенче җәйгә өлгерергә тиешләр!

Ләйлә шәһәрдә үсте, тик бала­чагының иң җылы хатирәләре нәкъ авыл белән бәйле иде. Әбисенең бакчасында көн буе карлыган ашап йөрүләр күңелендә мәңгегә калды. Университетны тәмамлагач, ул эшкә урнашты, кызның вакыты чамалыга әйләнде. Әбисе еш кына шалтыратып, сагынуын белдерә иде, тик Ләйлә: “Әби, минем эш күп…” дип, авылга кайтуын кичектереп килде.

Ләкин ул үзенә сүз бирде: “Җәйгә авылга кайтачакмын!” Берничә тапкыр шалтыратып:
– Әби, мине карлыган белән каршы ал! – дип кабатлады.
Телефоннан әбисенең бәхетле көлүе ишетелде:
– Барысы да булачак, балам! Син кайт кына!

Шулай итеп, Әминә апа бакчага көн дә чыкты, эшләде, куакларны карады, су сипте. Кечкенә кара җимешләр күренә башлады.

Әминә апа оныгының кайту көннәрен саный иде. Аны, карлыганнан башка, токмачлы ашлар, бәлешләр, кыстыбый, пәрәмәчләр белән сыйлыйсы килде. Оныгы авылга килеп төшкәч үк мичтән кызу бәлеш чыгарасы иде...
Вәгъдә ителгән көнне Әминә апа гадәттәгедән дә иртәрәк уянды. Бүген аның яраткан оныгы кайта, барын да пешереп, әзерләп өлге­рергә кирәк! Өстәл мул, ашлар кайнар булса да, Ләйлә, гадәттәгечә, авылга килеп төшү белән беренче эш итеп карлыган куагы янына йөгереп барачак. Ләкин Ләйлә кайтмады...

“Әби, гафу ит, мин бүген кайта алмыйм… Эшемдә ашыгыч проект килеп чыкты, кичектереп булмый. Бер-ике атнадан, һичшиксез, кайтам!”

Әминә апа телефонны куйды да авыр сулап тәрәзә янына килде. Тәрәзә төбендәге бакчада карлыган куаклары тын гына чайкалып тора…

– Бер-ике атна гына, яме, карлыганым… Минем сабырлыгым җитәр…

Күрше Рәшидә ханым, Әминә апаның тәрәзәдән моңсуланып карап торганын күргәч, кунакка керде. Оныкка дип әзерләнгән аш-су белән икесе генә утырып сыйланды. Кайнар чәйләр эчкәч азрак күңел күтәренкелеге дә барлыкка килгән кебек тоелды. И, яшьләр, бернигә дә вакытлары юк аларның! Күр­шесенә күчтәнәч итеп өчпочмаклар һәм пәрәмәчләр дә биреп чыгарды. Ләйлә кайтуга янә пешерәчәк бит!

Бер-ике атна үтте. Ләйлә тагын кайта алмады.

“Әби, гафу ит… Билетыма туры китереп ял бирмиләр, начальнигым каникулларга китте. Тагын бер ай көтәргә туры киләчәк…”
– Бер ай гына, яме… – диде Әминә апа, телефонны сүндергәч.

Ул шуннан соң бакчага чыкты. Карлыган куакларына карап, аларның саргая башлаган яфракларын сыпырып куйды.
– Сабыр итик әле, карлыганым. Ул бит кайтачак…

Балаларың һәм оныкларың авылга кайтуны сирәгәйткәч, яңа дуслар табыла, тормыш үзгәрә. Күрше Рәшидә ханым хәзер Әминә апа янына көн дә керә башлады. Бергәләп чәй эчеп, яңалыклар сөйләшеп кенә калмыйлар, Рәшидә ханым йорт тирәсендәге эшләрне башкарырга да булышкалый.

Көннәрнең берсендә Әминә апага җирән бер мәче дә кереп ияләште. Хәзер Әминә апа тәрәзәгә үзе генә түгел, ә шул мәче белән бергә карыйлар иде...
Бер ай узды. Ләйлә яңадан шалтыратты.

“Әби, тагын кичектерергә туры килә… Офиста яңа проект, мин төп кеше… Беләсең бит, хәзер минем карьерам – иң мөһиме. Яңа елга кадәр кайтырга тырышам…”
– Ярар, кызым, синең эшеңне аңлыйм… – дип елмайды Әминә апа.

Көз. Карлыган куакларында инде яфраклар да калмаган. Кискен җил алып килүче кара болытлар иртәле-кичле баш очыннан бер яктан икенче якка агыла да агыла. Бу җәйне дә Ләйлә кайта алмады. Ә бит кайчандыр сабыйны авылдан куып та кайтарып булмый иде... Берәр ай авылда карт­әнисендә ял итеп яткан бала, шәһәргә кайтырга вакыты җиткәч, үксеп-үксеп елый иде…

Ләйлә авылга кайтырга планлаштырганда кыш җитте. Бу юлы ул картәнисенә шалтыратмады да, сюрприз ясап кайтырга уйлады. Шулай озак вакыт дәва­мында оныгын күрмәгән картәнисе бик шат булыр, дип ышанды. Ул кичне Ләйлә кибеткә барып, картәнисенә мамык шәл һәм күчтәнәч итеп ул яраткан чәйне алды. Ләкин кызның күңе­лендә ниндидер бер борчылу бар иде...

Авылга кайтырга әзерләнеп, әйберләрне җыеп йокларга ятканда телефонда билгесез бер номер күренде...
– Кызым… Әбиең… – күрше Рәшидә апаның тавышы өзек-өзек яңгырады. – Кызым, синең әбиең…

…Салкын, буш урам. Йорт тәрәзәләре караңгы. Тәрәзәдә элекке кебек җылы ут балкымый, мич төтене дә күренми. Ләйлә капка янына килеп туктагач, алга атлый алмады. Бу аның балачак йорты. Ул монда гел кайта иде.
Йорт эчендә кеше күп. Әминә апаны соңгы юлга озатырга барлык авыл халкы җыелган. Кемдер дога кыла, кемдер дәшми генә басып тора. Әминә апага инде кардәш бул­ган Рәшидә апа Ләйләне каршы алды.

– Кызым… Ул сине гел көтте… Гел тәрәзәдән юлга карап торды…
Икенче көнне йорт бушады. Ләйлә ерак-еракка сузылып югалучы юл ягына чыккан тәрәзәгә карап күз яшьләрен түгә. Аның янында картәнисенең яңа иптәше – җирән мәче утыра. Тәрәзә төбендә ботаклары карга күмелгән карлыган куагы ничектер моңсу иде...

Роберт ВӘЛИЕВ.

Читайте нас