Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
18 март , 09:40

Барысы да диванда табылган....

Дәүләкән районының Вперед авылында төнге янгында биш бала һәм бер ир янып үлүе турында язган идек.

Барысы да диванда табылган....
Барысы да диванда табылган....

"Башинформ" фаҗиганең коточкыч нечкәлекләрен ачыклый алган. Мәгълүмат агентлыгына берьюлы берничә чыганак хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, 33 яшьлек хатын урындагы барга эшкә киткән, 7 яшьлек кызын, 5 яшьлек игезәк кызларын һәм 3 яшьлек игезәк улларын 33 яшьлек ире карамагында калдырган.

"Төнлә, барысы да йоклаганда, янгын розеткадан башлана, аннары әйберләр һәм тарттырылган түшәм кабынып китә, фатирда таралган әче төтеннән сулыш алырга форсат калмый. Балалар да, ир дә уянмаган. Күршеләр, нәрсәдер янганын тоеп, бина эченә керә һәм кул астындагы чаралар белән янгынны сүндерә ала. Аларның күзләренә коточкыч күренеш килеп баса: бүлмәдә зур диванда яшәү билгеләре булмаган биш бала һәм ир яткан», - дип сөйлиләр мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдәшләр.

Әлеге фатир хатын-кыз тарафыннан ана капиталы акчасына сатып алынган. Аның Уфада әтиләре белән яшәүче тагын өч баласы бар. Кайбер мәгълүматлар буенча, ана һәм аның биш баласы опека күзәтүе астында булган.

Фото: МЧС РБ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: