UFA1.RU аларның әнисе белән сөйләшергә тырышкан .
Балаларның әниләре клубта эшләгән. Хатынның апасы сүзләренчә, ул нәрсәдер сизенгән, өенә кайткан һәм беренче булып балаларын үле килеш тапкан. Юлия үзе сөйләшә алмый, ди. "Биш баласын югалткан ана үзен ничек хис итә ала?"- дип кенә әйтә алган хәсрәтле ана. Янгында һәлак булган ир белән алар бер айга якын бергә яшәгән.
Күршеләре әйткәнчә, фатирда ванна булмаган, гаилә мунчада юынган. Күршеләре, аларның электр чыбыгы белән проблемалар булган, дип уйлый, шуңа күрә, мөгаен, янгын чыккандыр да. Фатирда янгын хәбәрчесе булган, ул эшләп тә киткән, ләкин ярдәм итмәгән.
UFA1.RUга чыганагы хәбәр итүенчә, һәлак булган гаилә имин булмаган һәм махсус исәптә торган. Хатынның наркология хезмәтендә исәптә торуы да билгеле. Аларга вакыт-вакыт опека органнары килеп киткән. Һәлак булган балаларның әнисен аларны тиешенчә карамаган өчен административ җаваплылыкка да тарттырган булганнар.
Күршеләре әйтүенчә, хатынның тагын өч баласы бар — алар үз әтиләре белән яши. Ни өчен шулай булган һәм хатынны ана хокукларыннан мәхрүм иткәннәрме, әлегә билгеле түгел.
Фаҗига урынында коткаручылар, тикшерүчеләр һәм прокуратура хезмәткәрләре эшләгән. Һәлак булган балаларны һәм ирне җирләү пәнҗешәмбе көнне узачак.
Фото: "МЧС РФ"