Барлык яңалыклар
10
Дөнья бу...
18 март , 09:40

“Солдат күпере” нинди серләр саклый?

Балтач районының Яңа Янбай авылы халкы хәтерендә гыйбрәтле риваять әле дә яши Миңа бу тарихны райондагы хөрмәтле кеше, Яңа Янбайда туып-үскән, инде бу авыл район картасында булмаса да, аның зиратын карап-тәрбияләп торуны оештыручы­ларның берсе, хезмәт ветераны Гали Сәрвәртдинов сөйләде.

“Солдат күпере” нинди серләр саклый?
“Солдат күпере” нинди серләр саклый?
– Бала чагымда авылдаш бабай сөйләгән иде бу хәлне. Илдә Бөек Ватан сугышы бара. Зур булмаган Яңа Бигелде авылы халкы “Кызыл күл” колхозына оешып көн күрә. Яңа Янбай, Яңа Бигелде, Калатау авыллары куе урман эчендә урнашкан. Урман аша тирән чокырны кичеп чыгарга агач күпер салынган. Халык телендә ул “Сармазы күпере” дип йөртелә. Шул күпер өлешләтә сафтан чыккач, бригадир бер олы гына абзыйга эшкә әйтеп килә. “Абзый, иртәгә эшкә чык әле, күперне төзәтергә иде”, – ди.

“Әнә, немец солдатлары килгәч, төзәтерләр әле”, – ди бабай, кушкан эшкә чыкмый. Бу хәлдән соң бабай юкка чыга. Кая булуын бер кеше дә белми. Халык теленә күпер “Солдат күпере” булып кереп кала.

Бу төбәктәге Яңа Янбай, Яңа Бигелде, Калатау авыллары юк инде. Ә менә авыллардагы ятим­серәп калган нигезләргә илтүче урман юлында, тирән чокыр буйлап челтерәп аккан Сармазы елгасы аша салынган “Солдат күпере” сакланып калган. Аны әлеге авыллардан чыккан ир-егетләр карап, төзәтеп тора. Яз, җәй айларында ел саен җые­лышып кайтып өмә­ләр үткәрәләр. Мәңге­лек йортларны тәртипкә китерәләр. Яңа Янбайлылар авыл уртасында җәелеп яткан күл буйларын чабып, табигать кочагында җыелышып, Коръән ашы уздыра, әрвахлар рухына аятьләр укыта. 2022 елның кояшлы июль көнендә, “Солдат күпере” аша чыгып, ул чарада мин дә катнаштым. Бу чараны оештыру һәм үткәрүгә шушы авылдан чыккан, бүген Иске Балтач авылында гомер кичерүче авылдашлар күп көч сала.

Заманында алтмыштан артык йортта тулыканлы тормыш белән яшәгән Яңа Янбай авылы. Бригада йорты, клуб, кибет, склад, башлангыч мәктәп, амбар, тимерлек, ике умарталык, Иске Янбай белән Яңа Янбай арасында кирпеч заводы гөрләп эшләгән авыл булган Яңа Янбай. Халык агач кисеп (нигездә, район үзәге Иске Балтачтагы “Агыйдел” берләшмәсе өчен юкә агачы) эшкәртү белән мәшгуль булганнар. Җәйге айларда “Чулпан” колхо­зының симертү төркеменең яшь терлекләре дә бирегә китереп асралган. Хатын-кызлар чөгендер басуында бил бөгеп хезмәт салган. Авылларны эреләндерү сәясәте башлангач, халык күпләп Свердловск өлкәсенә, Иске Балтачка, башка төбәкләргә күченә һәм акрынлап авылда тормыш сүнә...

Авылдан иң соңгы кеше булып 85 яшьлек Әлтаф Шакиров 2011 елда Иске Балтач авылына күченә. Шуңа кадәр ялгызы авылда тормышны сүндермичә гомер кичерә.

Истәлекле урыннар күп Балтач районында. Шуларның берсе –“Солдат күпере”. Ул күпер аша чыгып, балыклы күл, җиләкле урман яланнары, сазлыклар буйлап бер үтсәң?! Эчке туризмны үстерү потенциалы бар. Кем белә, бәлки, киләчәктә бу эшкә берәр булдыклы эшкуар алыныр һәм эчке туризм үсешендә бер маршрут була алыр бу урыннар?!

...Ә шаярыпмы, уйламыйрак әйткән сүзе өченме, гомер иткән якларыннан аерылган бабай язмышы бүген дә ачылмаган сер булып кала. Исеме дә билгеле булмаган бабайның истәлеге “Солдат күпере” дип хәтергә уелган моңсу атама булып яши.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: