Имин булмаган гаиләне тиешенчә күзәтмәү факты буенча саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән ваемсызлык өчен эш кузгатылган, дип хәбәр итә республика Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Тикшерү версиясе буенча, 18 мартта кыска ялганыш аркасында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә алты кеше, шул исәптән биш бала һәлак булган. Гаилә имин булмаган, исәптә торган, балалар яшәгән фатирда антисанитария хөкем сөрә, бу хакта вазыйфалы затларга билгеле була. Күпсанлы сигналларга һәм нигезләргә карамастан, балалар гаиләдән алынмаган, ананы хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсен карауга юнәлтелгән чаралар күрелмәгән.
Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты булган хәлнең барлык шартларын ачыклый, профилактика системасы органнарының вазыйфалы затларыннан сорау алына, авыр нәтиҗәләргә китергән барлык сәбәпләр һәм шартлар ачыклана.
Элегрәк Дәүләкән районының Вперед авылында биш бала һәм ир-ат үлеме факты буенча «Ике һәм аннан да күбрәк кешегә саксызлык аркасында үлем китерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде.
Биш баласы һәлак булган гаилә профилактика хезмәтләренең даими контролендә була, чөнки 2021 елның 5 декабреннән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә тора. Элегрәк күпбалалы анадан балаларын берничә тапкыр тартып алулары, тик аннары хатын-кыз аларны тәрбияләү белән шөгыльләнә алуын һәм шөгыльләнергә теләвен исбатлагач, кире кайтарулары турында билгеле булды. Былтыр ана административ җаваплылыкка тарттырылмаган, комиссия утырышларында каралмаган, шул ук вакытта аны исәптән төшерү турындагы карар кабул ителмәгән.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы линиясе буенча күпбалалы гаиләгә ярдәм өзелмәгән. Аларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүне компенсацияләгәннәр. Хатын-кыз балаларга айлык пособие, күпбалалы гаиләләрнең аерым категорияләренә каралган пособие алган. 2024 елда ул шулай ук мәктәп формасы, мәктәп кирәк-яраклары өчен компенсация алган, Яңа ел алдыннан балаларга Президент бүләкләре бирелгән. Һәлак булган балаларның әнисе эшкә күптән түгел, 14 марттан урнашкан.
Фото:СКР по РБ