Бу хәл Ленинград өлкәсендә булган. Аучы, аюның фотосын да куеп, бу хакта "ВКонтакте" социаль челтәрендә пост бастырган.
"Бу хайванга якынча 20 яшь. Аның авырлыгы - 1 тонна да 28 килограмм. Кызганычка каршы, аю кешеләргә һөҗүм итә башлагач, аны атарга туры килде.
Күз алдыгызга гына китерегез: сезнең арттан бер тонналы аю йөгерә! Бер кая да кача алмыйсыз. Мин белгәннәрдән, ул өч кешенең башына җитте.
Мин бу хәл белән бер дә мактанмыйм. Дөрес аңларсыз дип уйлым", дип язып калдырган ул.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан.